Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бала турында Сөләйман галәйһиссәламнән риваять

Ике хатын-кыз яшәгән. Аларның һәрберсенең дә бер яшьләр тирәсендәге балалары булган.

Бервакыт алар сабыйларын ияртеп, һава сулап йөреп кайтырга чыгалар. Әмма яшь әниләр игътибарсызлык күрсәтә: бүре бер баланы эләктереп алып китә, һәм хатын-кызлар аны коткару өчен берни дә эшли алмый. Бу ике хатын-кыз арасында исән калган балага бәйле бәхәс килеп чыккан. Аларның берсе: «Бүре синең балаңны алып китте, ә бу минем бала», – дип әйткән. Икенчесе: «Юк, бу минем бала, бүре синең балаңны алып китте», – дип, үз сүзен дөреслеккә чыгарырга теләгән. Әлеге бәхәсне хәл итү өчен, баланы алып, алар Давыд галәйһиссәлам янына барганнар. Мәсьәлә бик катлаулы булган, чөнки ике хатынның берсе дә юл бирергә теләмәгән, һәм аларның сүзләрен раслаучы яки кире кагучы шаһитлар да булмаган. Озак кына уйлаганнан соң, Давыд галәйһиссәлам яше буенча өлкәнрәк хатын-кызны яклап чыккан, икенче хатын-кыз исә моның белән килешмичә барысын да Сөләйман галәйһиссәламгә сөйләп биргән. Пәйгамбәр аны тыңлап, болай дип җавап биргән: – Әгәр сез чыгарылган карар белән килешмәсәгез, баланы урталайга чабыгыз. Ул сезнең икегезгә яртылаш эләксен, икегезгә дә бала булыр. Карарның коточкыч булуына да карамастан, өлкән хатын-кызны бу тәкъдим канәгатьләндергән, һәм ул баланы урталай ярырга рөхсәт биргән. Ә менә икенчесе, бала гомере өзелүдән куркып, үзенең дәгъваларыннан баш тартып: «Баланы ярмагыз. Мин баладан баш тартам, ул аңа булсын», – дип әйткән. Шуннан соң Сөләйман галәйһиссәламгә аларның кайсысының чыннан да яратучы әни булуы ачыктан-ачык аңлашылган. Ул баланы газапламас өчен, аның белән аерылышуны артыграк күргән әнигә сабыйны биргән. Хәзер инде баласын бүре алып киткән өлкән хатынның, шушы кайгылы көннәр авыр мизгелләр булып күз алдына килеп басмасын дип, чит баладан котылырга әзер булуы да аңлашылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала турында