Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта ике дингә тигез караш (фото)

Узган атнада Татарстанда икекөнлек эшлекле сәфәр белән Мәскәү һәм Бөтенрусия патриархы Кирилл булып китте. Патриарх Татарстанны милләтара, конфессияара һәм гражданнар татулыгы территориясе буларак аерып күрсәтте.

Безнең Балтач районы да милләтләр арасындагы дустанә мөнәсәбәт, диннәргә булган тигез караш һәм хөрмәтнең ачык мисалы булып тора. Уннан артык милләт вәкиле яшәгән районыбызда 42 мәчет, 3 чиркәү эшли. Чепья авылы исә районыбызда мәчетле дә, чиркәүле дә булган бердәнбер авыл. Биредә яшәүче дистәгә якын милләтнең үзара дуслыгы гына түгел, мөселман һәм христиан динендәге райондашларның бер-берләренә ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүләре сокландыра.

- Һәр милләтнең динен хөрмәт итәргә кирәк. Шулай булганда гына милләтләр арасында дуслык, тынычлык булачак. Безнең Чепья авылында чиркәү дә, мәчет тә эшли. Ике дин арасында бернинди каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар юк. Мулла мәчеткә барганда юлда мине күрсә, машинасына утыртып чиркәүгә кадәр алып бара, мин рәхмәт әйтеп төшеп калам, ә ул мәчеткә эшкә китә. Болгарда да киләчәктә шулай булыр дип ышанам. Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу киләчәктә яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә дә йогынтысы булыр,- ди Чепья чиркәве старостасы Галина Семовская.

Ике дингә дә тигез караш булган күпмилләтле Балтач районында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу һәм Болгар Ислам академиясен төзү турында Балтач үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев менә нәрсәләр ди:
- Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу республикабыз өчен зур казаныш, зур байлык. Элеккеге заманнарда беренче мәгърифәт учагы да Болгарда булган. Әлеге изге эшләр шушы матур башлангычка кире кайту дип уйлыйм. Милләтләр үзара тату яшәп, рухи кыйммәтләрне сакларга тиеш.

Татарстан һәрвакыт дустанә мөнәсәбәтләр һәм барлык халыклар арасында бер-береңне аңлау үрнәге булды. Күпгасырлык тәҗрибә, конфессияара һәм милләтара тынычлык, гражданнар арасындагы татулык, дингә, мәдәнияткә, йолаларга хөрмәт - заманча республиканың үсеш нигезе.

Күпгасырлык мәдәнияткә һәм рухи мираска сакчыл караш, традицион әхлакый кыйммәтләргә таяну Татарстанга хас сыйфатлар. Республика гасырлар дәвамында төрле халыкларның күпмилләтле йорты кебек үсеш ала. Татарстанда мөселман һәм христиан мәдәнияте, сәнгать шедеврлары һәм ышанучылар өчен изге урыннар бик күп. Мәчетләрне һәм храмнарны торгызу җитәкчелекнең аерым игътибар үзәгендә. 1932 елда җимерелгән Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызылу Болгар Ислам академиясен төзү белән бергә баруы моңа ачык мисал булып тора. Ике дингә дә тигез хөрмәт булуын күрсәтеп, узган елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле Указга кул куйды. Татарстан төбәкләр арасында иң беренчеләрдән булып милләт фестивальләре һәм бәйрәмнәре үткәрүгә нигез салды. Казан балалар бакчалары Россиянең иң яхшы ике телле балалар бакчалары булып танылды. Болар һәм бик күп башка мисаллар Татарстан халыкларының мәдәниятне үстерү һәм саклау, һәр халыкның милли үзаңын гамәлгә ашыру өчен республикада нинди мөмкинлекләр булдырылуын күрсәтә.

- Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу Болгар Ислам академиясен төзү белән бергә башкарыла. Бу Татарстандагы динара һәм милләтара тынычлык, татулык, дини әңгәмә үсешенең ачык мисалы, - ди Президент Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250