Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта мөселман балалар Сабан туенда малайлар атта ярышачак

23 июль көнне Бөрбаш авылында узачак Бөтенрәсәй мөселман балалар Сабан туенда иң матур бәйгеләрнең берсе булып ат чабышы тора.

Бу ярыш 4 төрдә: чиста токымлы һәм ярымтокымлы айгырлар һәм бияләр арасында үткәреләчәк. Чабышкылар 1500 метр ераклыкка җитезлектә көч сынашачак.
теркәлү вакыты 9.00 - 10.30 сәгатьләрдә була. Ат чабышы Бөрбаш Сәрдегәне авылы ягына китә торган басуда узачак.
Атларның паспорты, нәселдәнлек (токымны ачыклаучы) таныклыгы, ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе булу шарт итеп куела.
һәр җайдакка кагылышлы таләпләр дә катгый:
  • саклагыч шлем (каска),
  • паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә,
  • 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу кирәк.
Ат ярышында 18 яшькәчә булган ир балалар катнаша ала.
Ат чабышына сәгать 10.50дә старт бирелә.
Хөрмәтле райондашлар һәм кайткан кунаклар., бәйрәмебез кунаклары булырсыз дип ышанып калабыз. Бөтенрәсәй мөселман балалары Сабан туена рәхим итегез!!!

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250