Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачның «Ислам нуры» мәчете каршында балалар өчен ял итү чарасы оештырылды.

60тан артык бала 10 көн дәвамында рәхәтләнеп ял итте.

Балтачның «Ислам нуры» мәчете каршында балалар өчен ял итү чарасы оештырылды. 

60тан артык бала 10 көн дәвамында Корьән аятьләре, догалар өйрәнделәр, намаз уку тәртибенә төшенделәр, алар белән беррәттән фикерләшү, аралашу, төрле уеннар аша бер-берсе белән таныштылар. 

Биектау районында ачык һавада урнашкан зоопаркка сәяхәт кылдылар. Анда төрле җәнлекләр, хайваннар белән таныштылар.

Бер көнне лагерь янына чын коймак пешерелә торган пич алып киленде. Балалар пичтә пешкән коймаклардан авыз иттеләр. Аның ничек пешкәнен күзәттеләр. 

Хәзерге заман баласы өчен бик таныш булган бургерлар да әзерләнде һәм балаларга тәкъдим ителде.

Ял итүнең бер көнендә Курмала авылында урнашкан «Узор. ру» оешмасыннан Ленар Галиев катнашты. Ул балаларга шушы оешма турында, металлдан ниләр ясап булуы турында сөйләде. Бу турыда видеоязмалар да карадылар. Гади калай кайчысы белән нинди матур эшләнмәләр эшләп була, боларны да балаларга күрсәтеп узды. Балаларга, үзләре дә булышып, төрле бүләкләр ясалды.

Ял чараларының соңгы көне балалар өчен аеруча истәлекле булды. Ачык һавада оештырылган төрле уеннар, батут, карусель, баллы мамык — болар барысы да онытылмаслык матур мизгелләр булып күңелләрдә калдырды. Балалар икенче елга да киләбез, дип зур канәгатьлек хисе белән кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев