Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта «Ислам моңы» – мөнәҗәтләр бәйгесе узды (видео)

Мәдәниятебезне, тормышыбызны бизәп торучы, иманга якынайтучы мөнәҗәтләр бәйгесе дәвамлы булсын.

Татар халкы мәдәниятендә мөнәҗәтләр мөһим урын алып тора. Мөнәҗәтнең мәгънәсе болайрак: үзең белән үзең әкрен генә сөйләшү. Мөнәҗәтләр хәзинә булырдай теләкләрне үзенә сыйдырган һәм аның асылында Аллаһы Тәгаләгә ялыну-ялвару ята.

Менә шул мөнәҗәтләр 2 февраль көнне районыбыз мәдәниятен дә тулыландырды. Балтач балалар сәнгать мәктәбе Балтач районы мөхтәсибәте белән берлектә «Ислам моңы» мөнәҗәтләр бәйгесенең гала-концертын уздырды.

Мөнәҗәтләр бәйгесе Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лау-реаты, җырчы Гөлзадә Сафиуллинаның мастер-классыннан башланып китте. Мөнәҗәтләр әйтү бәйгесенә нигез салган мөхтәрәм җырчыбыз тамашачыны мөнәҗәтләр һәм бәетләр тарихы белән таныштырды, үзе дә мөнәҗәтләр әйтте.

Бәйгедә балалар бакчаларыннан сабыйлар, төрле мәктәпләрдән укучылар, авыл җирлекләреннән урта һәм өлкән буын вәкилләре катнашты. Барлык катнашучыга да төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар тапшырылды. Барлыгы 57 катнашучы иде.

Бәйгегә кунак буларак Айдар Хәйретдинов белән Җәлил хәзрәт тә чакырулы иде. Җәлил хәзрәт жюри составында да бәя бирде.

9 яшькә кадәргеләр арасында 1 дәрәҗә дип-ломга Солтан Гыйльмуллин лаек булды. Рамазан Фәйзрахманов 1 дәрәҗә лауреат булды. 9-10 яшьлекләр арасында Әдилә Фәйзрахманова, Фирүзә Нуриева, Диләрә Габдрахманова – 1 дәрәҗә лауреатлар, Айдар Бахтиозин – 1 дәрәҗә дипломант. 20 һәм аннан да югары яшьлекләр арасында Айгөл Гыйбадуллина, Гәүһәрия Шәрифуллина беренче урында, ансамбльләр арасында Талия һәм Исламия Әхмәдиевалар беренчелекне яулады.

Мәшһүр җырчыбыз соңыннан биргән интервьюсында Балтачта шундый мәртәбәле бәйге уздырылуына соклануын белдерде.

– Мин бик шат, – диде ул. – Казан арты булган Балтачыбызда чын йөрәктән, гаять тә оешкан дәрәҗәдә, ихластан, үз иткән ана телебездә гаҗәеп зур дәрәҗәдә чара узды. Мөнәҗәт әйтү бәйгеләре булып тора, әмма бу кадәрле дәрәҗәле итеп узган бәйгедә катнашканым булмады. Биредә моң дисәң моңы бар, ул милли кием, ул үз-үзеңне тоту кагыйдәләре дисеңме, әхлаклылык ярылып ята, шулкадәр күңелләрем булды. Мин бик рәхмәтле район җитәкчелегенә, оештыручыларга. Әйткән бит, таяну ноктасы гына бирегез, мин бөтен җир шарын күтәрәм, дип. Бу очракта әлеге бәйгедә мин Җәлил хәзрәтнең дә тырышлыгы зур икәнлеген күрәм.

Мәдәниятебезне, тормышыбызны бизәп торучы, иманга якынайтучы мөнәҗәтләр бәйгесе дәвамлы булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөнәҗәт