Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта күпме гошер җыелган?

Хөрмәтле райондашлар, кылган гамәлләрегез дәвамлы булсын, игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

2023 елда Балтач районында 59,2 тонна гошер җыелды.

Шуның 53,1 тоннасы Казанга тапшырылды.

3,1 тонна мәктәп һәм балалар бакчаларына, 3,0 тонна гошер мохтаҗ гаиләләргә бирелде.

Гошер түбәндәгечә тапшырылды:

  • «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе — 7 тонна;
  • Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә — 10 тонна;
  • Россия ислам университеты — 8 тонна;
  • «Ярдәм» мәчете — 8 тонна;
  • «Зәкәт» фонды — 3,5 тонна;
  • «Әхмәдһади Максуди» малайлар пансионаты — 4 тонна;
  • «Әхмәдһади Максуди» кызлар пансионаты — 4 тонна;
  • «Госмания» мәктәбе — 4,6 тонна;
  • «Рашидә» коръән ятлау үзәге — 2 тонна;
  • Бөрбаш пансионаты — 2 тонна;
  • һәм калганы мохтаҗларга тапшырылды.

Шулай ук районда мөмкинлеге чикле булган гаиләләргә бәрәңге, суган, кишер, чөгендер таратыла башлады.

Хөрмәтле райондашлар, кылган гамәлләрегез дәвамлы булсын, игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сезгә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм дә үзебезнең кылган догаларыбызда Аллаһыдан сезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар юллавын сорыйбыз!

Балтач район мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев