Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Берәүнең дә биштәре буш түгел, һәрберсендә сынау бар”

Бүген Норма авылы мәчетендә Балтач бистәсенең “Балтач нуры” мәчете имамы Илгиз хәзрәт “Фикердәшләр” клубы вәкилләре белән очрашты.

Җылы, ихлас, самими очрашу физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрне битараф калдырмады, балалар да, яшьләр, өлкәннәр дә хәзрәтнең вәгазен бик бирелеп тыңлады. “Берәүнең дә биштәре буш түгел, һәрберсендә сынау бар, - ди Илгиз хәзрәт һәм шуңа нигезләп гыйбрәтле хәл дә сөйләп узды, бу хакта “Нәсыйхәт”ебездә язарбыз әле. Һәрбер язмыш хәерле, дип, нечкә күңелләрдә алгы көннәргә өмет уятты, иман рухы иңдерде.
- Мәчеткә беренче тапкыр җыелдык, - ди “Фикердәшләр” клубы рәисе Чулпан Габделганиева. - Ураза якынлашкан көннәрдә дин әһелләре белән очрашып, сорауларыбызга җаваплар ишетү һәм изге Рамазан аена әзерләнү иде ниятебез. Илгиз хәзрәтнең дә безне мәчеткә җыеп кунак итәсе килде.
Вәгазьдән соң фикердәшчеләр мул табын артына җыелды, күчтәнәч итеп бәлешләр дә пешергәннәр. Мул табыннар әзерләгән иптәшләргә Аллаһының рәхмәтләре яусын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач нуры мәчете "Фикердәшләр" Илгиз хәзрәт