Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

БОЗЫМ АРКАСЫНДА ЧИРЛӘГӘН АВЫРУЛАРГА СИХЕРНЕ ЯНДЫРА ТОРГАН ДОГАЛАР

Әл-Бохари риваять кылганча Гаишә, Аллаһ аннан разый булсын: «Ал­­лаһ Илче­се (с.г.в.с) ятак­ка урнашканчы «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укып, кул учларына еш кына бераз төкергән кебек өрә, со­ңыннан шул куллары белән битен һәм куллары гәүдәсеннән кайда җитә шул җирләрен сыпырып ала иде», - дип әйткән. Шулай ук Гаишә: «Әгәр берәр җире авыртса, миңа шуны эшләргә кушар иде», - ди.

Пәй­гамбәр (с.г.в.с.) авыр­тынган чакта, аңа Җәбраил, килеп, аны тү­бәндәге доганы кылып өшкергән:
«Бисмил-Ләәһи юбриикә, вә мин күлли дәә ин йәшфиикә, вә мин шәрри хәәсидин изәә хәсәд, вә мин шәрри күлли зии гайн».
Тәрҗемәсе: «Сине Терелтүче, сиңа һәрбер чирдән Шифа Бирүче, һәрбер хөседченең зарарыннан һәм күз тиюдән сине Коткаручы Аллаһ исеме белән сине саклавын сорыйм».
Әбу Сәгыйднең икенче хәдисеннән билгеле булганча Җәбраил икенче дога белән дә Пәйгамбәр (с.г.в.с)не өшкергән:
«Бисмил-Ләәһи әркыйкә мин күлли шәйин ю зиикә, мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хәәсид. Аллаһу йәшфиикә, бисмил-Ләәһи әркыйкә». Тәрҗемәсе: «Сиңа зарар китерүче һәрбер нәрсәдән, һәрбер явыз җанның зарарыннан, хөседчеләрнең күз тиюеннән Аллаһның саклавын сорыйм. Аллаһ сиңа шифа бирсен. Аллаһ исеме белән сине саклавын сорыйм». Пәйгамбәр (с.г.в.с.) бер җиребез авыртса, безгә авырткан җиргә кулны куеп, шуның өстенә 3 тапкыр бисмилләһ әйтеп, соңыннан 7 тапкыр түбәндәге доганы кылырга кушкан.
?«Әгуузу бил-Ләәһи вә кудратиһи мин шәрри мәә әдҗиду вә ухәәзир». Тәрҗемәсе: «Аллаһ Тәгаләгә һәм аның кодрәтенә тапкан һәм курыкканымнан сыенам». Берәр яңа урынга тукталганда (өй булсын, я башкасы) түбәндәге доганы кылсак, аннан киткәнче бер нәрсәнең дә зарары тимәс. «Әгуузу бикәлимәәтил-Ләәһит-тәәммәәти мин шәр­ри мәә халәкъ» Тәрҗемәсе: «Аллаһның мөкәммәл сүзләре илә барча мәхлукларның за­ра- рыннан (Раббыма) сыенам».

Чыганак: https://vk.com/im?sel=143095521&w=wall-165059556_5490%2F8e5b05450ef55494e3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев