Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бөрбашта Җәлил хәзрәт сабыйлар бәйрәмендә катнашты (+фоторепортаж)

Бөрбаш балалар бакчасында зур бәйрәмебез - Корбан гаете уңаеннан күркәм чара үткәрелде. Анда оныклары бакчага йөрүче 30дан артык әби килде.

Чара балаларның матур чыгышлары, салават әйтүе, җыр-биюләре белән үрелеп барды. Җәлил хәзрәт һәр балага үзенең күчтәнәчләрен өләшеп, әбиләр өчен мул табын әзерләтте. Әбиләр үзләренә карата шундый олуг хөрмәткә сөенеп, балаларына һәм Җәлил хәзрәткә зур рәхмәтләрен белдереп, шөкер иттеләр. Дини бәйрәмебез аша балалар күңеленә шәфкатьлелек орлыклары салучы Җәлил хәзрәткә олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез, дип хәбәр итәләр Бөрбаш балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250