Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бөрбашта пансионат үз ишекләрен ачар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны эшлекле сәфәре кысаларында район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Бөрбаш авылында ачылачак «Ярдәм» мөселман пансионаты белән таныштырдылар

Узган атнада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Диния Нәзарәтенең рәсми делегациясе Балтач районына эшлекле сәфәр белән килде.

Сәфәр кысаларында район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мөфтине Бөрбаш авылында ачылачак «Ярдәм» мөселман пансионаты белән таныштырды. Пансионат Татарстандагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендәге 30 ир-бала өчен хезмәт күрсәтәчәк. “2018-2019 уку елларына V-VII сыйныфка укучылар кабул ителә башлады. Биредә балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кадрларны әзерләү максатын күздә тота”, ди оештыручылар. Балалар барлык кирәк-яраклар белән кием-салым, уку әсбаплары белән тәэмин ителәчәк. Мөселман пансионатын тәмамлаучылар Россия ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә укуларын дәвам итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөрбаш авылы