Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Быел Кадер кичәсе кайчан булачак?

Рамазан аеның соңгы ункөнлеге аеруча саваплы, аерым бер мәгънәгә ия. Чөнки Кадер кичәсе Рамазанның соңгы ункөнлегенә туры килә, дип санала.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам Рамазан аеның соңгы 10 көне килеп җиткәндә, билбавын кысыбрак бәйләп, аны изге гамәлләрдә уздырырга тырышкан.

Нәкъ менә ахыргы 10 төннең берсендә Кадер кичәсе яшеренгән булырга мөмкин. Әгәр бөтен төнен дә гыйбадәттә уздыра алмасаң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләм аеруча так төннәргә игътибар итәргә кирәклеген әйтте, – ди хәзрәт.

Кайбер җирләрдә, быел Кадер кичәсе 17 апрельдән 18 апрельгә чыккан төнгә, Рамазан аеның 27нче көненә туры килә, дип язалар. Рөстәм хәзрәт бу сүзләргә дә аңлатма бирде. 

Без мөселманнарда тәүлек кичтән башлана. Ягъни башта төн, аннан көн килә. Чыннан да,  Кадер кичәсе Рамазан аеның 27нче көненә туры килә, дип әйтүче галимнәребез бар. Бу хакта кайбер риваятьләрдә дә сөйләнелә. Әлбәттә, без үзебез дә бу төнне «Гаилә» мәчетендә намазлар укып, догада үткәрербез. Гыйбадәткә һәрберегезне чакырып калабыз. Әмма Пәйгамбәребез әйтүенчә, Кадер кичәсе турында төгәл генә мәгълүмат юк. Шуңа күрә сөекле Рәсүлебез, Рамазан аен изгелектә уздырсагыз, Кадер кичен һәр көн һәм төннән эзләсәгез хәерлерәк булыр, дигән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев