Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Быелгы Корбан бәйрәме бигрәк тә матур, истәлекләргә бай булды» (фото)

Сез, яшьләр, авылның маягы, ныклы тоткалары, якты киләчәге.

Корбан гаете барлык мөселманнарны бер-берсенә якынайта торган, берләштерә торган бәйрәм. Бу бәйрәмне елда көтеп алабыз.

Ә быелгысы Куныр авылында бигрәк тә матур, истәлекләргә бай булды. Авылыбыз яшьләре үз тырышлыклары белән Куныр мәчете бакчасында балаларны сөендергән, өлкәннәрне күңел ачтырып, ял иттерә алган бәйрәм оештырды.

Бәйрәмдә балалар өчен барлык төр ризыклар, уен мәйданнары бушка булды. Өлкәннәр тәмле коймак, пылау белән сыйланып, бергә сөйләшеп-гөрләшеп кунак булдылар.

Уеннарда берсеннән-берсе саллы бүләкләр булу, балаларны кызыклы уеннарда катнаштырып һәрбер уеннан бүләкле булып, сөенечтән уттай янган күзләрен күрү, әлеге бәйрәмне оештырган егетләребезгә карата хөрмәт, горурлык хисләре уятты. Менә кемнәргә карап, аларны үрнәк куеп балаларыбызны тәрбияли алабыз икән. 

Пәйгәмбәребез (с. а. в. с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: «Эш-гамәлләр нәтиҗәсенә карап бәяләнә» (Ибн Хиббән). Бүгенге бәйрәм нәтиҗәләре күпләребезне сөендерде, Аллаһка якынайтты, изгелекләр эшләргә өндәде, үзендә булганны кардәшеңә бүлеп бирә алырга мөмкин була алуын өйрәтте. Киләчәктә игелекле яшьләребез үзләренең саваплы гамәлләрен үсеп килүче буында дәвамын күрә алырлар, иншәАллаһ.

Һәркайсына Аллаһым хәерле, сәламәт, озын гомер бирсен. Эшләре гөрләп барсын, эшләгән изгелекләре саваплардан булып Аллаһымның рәхмәтенә ирешсәләр иде.

Илләребез тынычланып, изгелеккә омтылган яшьләребез саннары тагында артып, авылыбыз гөрләп яшәсә иде дигән теләктә калабыз. Сез, яшьләр, авылның маягы, ныклы тоткалары, якты киләчәге.

Гөлназ Шакирҗанова,

Куныр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев