Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Динебездә хатын-кызларга мөгамәлә

Тату яшәүнең ин олуг шарты — хатыннарның дәрәҗәләренә күрә хөрмәт күрсәтү вә дәрәҗәләренә күрә тәрбия бирү.

«Аллаһу Тәгалә хатыннарга миһербанлы вә шәфкатьле булуыгыз хакында боерадыр. Хатыннар — сезнең аналарыгыз вә кызларыгыз, ата-аналарыгызның туганнары булган якыннарыгыздыр. Китап әһелләреннән (яһүд вә насарадан) берсе хатын ала вә хатыны бер саплам җепкә җитмәс дәрәҗәдә фәкыйрь булса да, бер-берсеннән суынмыйча берлектә гомер итәләр». (Хәдис)

Бу хәдистән максат — мөселманнарга матур һәм тату яшәү юлын күрсәтү. Тату яшәүнең ин олуг шарты — хатыннарның дәрәҗәләренә күрә хөрмәт күрсәтү вә дәрәҗәләренә күрә тәрбия бирү. «Хатыннар — аналарыгыз, кызларыгыз, аналарыгызның бертуган кардәшләре» дигәннән максат — аларга хөрмәт вә шәфкать белән мөгамәлә кылу.

Хәерле эшләр вә гомуми хезмәтләр хакында марҗа вә русларны һәм, гомумән, чит милләтләрне үрнәк итеп язу вә сөйләүнең дөреслегенә, гүзәл әхлак вә яхшылык турыларында аларга охшау зарарсыз, бәлки тиешле булуына Рәсүлүллаһ хәзрәтләренең китап әһелләрен мисал итеп китерүе дәлил булса кирәк.

Сәләфләр гасырында мөселман хатыннары үзләре дә хөрмәтле тотылалар, гүзәл тәрбия кылыналар, хәтта иҗтимагый эшләргә дә катнаштырылалар иде. Мөхәддисләрнең остазы булган Имам Бухари хәзрәтләре Рабига бинт Мәгуз ион Гафрадан: «Без Рәсүлүллаһ белән бергә сугышларда була идек, су эчертү һәм хезмәт күрсәтү белән бергә, вафат булганнарны һәм яраланганнарны Мәдинәгә кайтара идек»«, — дип, хәдис риваять итә.

Хатыннарның тышын вә эчен, гамәл вә әхлакларын яхшы тәрбия итү хакында Рәсүлүллаһ хәзрәтләренең бу хәдистән башка да нәсыйхәтләре күп булып, мәшһүр җыентыкларда мәзкүрдер. Сүз аңлаучылар өчен бу хәдис тә җитәрлек, акыллы кеше аз сүздән күп мәгънә аңлар.

Ризаэддин Фахретдинов, «Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннан

Фото: Г. Маннапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев