Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Догаларның кабул булуы

Бик күп кешеләр дога кылалар да: «Инде күп дога кылдым, Аллаһтан күп сорадым, кабул булмады», – дип ялыгып туктыйлар вә өметсезләнеп дога кылмас булалар. Бу эш, әлбәттә, ярамый.

«Ашыкмаганда гына дога кабул булыр. Дога кылдым да, кабул булмады, дию ашыгудыр» (Бохари риваяте)

Дога кылуда, гыйлем әһелләре тарафыннан бәян ителгәнчә, бу нәрсәләр шарт: 

1) Ашыкмау. Бик күп кешеләр дога кылалар да: «Инде күп дога кылдым, Аллаһтан күп сорадым, кабул булмады», – дип ялыгып туктыйлар вә өметсезләнеп дога кылмас булалар. Бу эш, әлбәттә, ярамый. Кабул булуына галәмәт кирәк күрелсен вә кирәк күрелмәсен, һаман дога кылырга вә Аллаһтан сорарга, ялынырга тиешле. Бәндәчелек вазифасы шушы.

2) Соралачак нәрсә акыл вә шәригать каравында мөмкин булмаслык нәрсә булмау. Чөнки мондый нәрсәләр хакында дога кылу Аллаһу Тәгаләгә: «Инде Син үзен куйган тәртипне боз да мин сораган нәрсәне бир!» – дигән сүз булганлыктан, әдәпсезлектер. 

3) Хәрам нәрсә хакында булмау. Моның сәбәбе ачык. 

4) Һәркемнең үз кулыннан килә торган эш хакында булмау. Мәсәлән, эчәсе килгән вакытта, су була торып, Аллаһу Тәгаләдән су сорау кебек. Бу вакытта бәндәнең вазифасы дога кылып утыру түгел, бәлки шул суны алып эчүдер. 

5) Ихласлылык. Ихлас белән булу вә үзенең нинди нәрсә сораганын белү. Ихлас булмаганда, коры тел белән дога кылуда гына күп мәгънә булмас. 

6) Догадан элек бәндәләр кулларыннан килергә мөмкин булган һәрбер сәбәпләрне кылып бетерү. Мөмкин сәбәпләрне кылмый торып, ялгыз дога бе-лән шөгыльләнү шәригать Тәгълименә муафикъ түгел.

Ризаэддин Фахретдинов,

«Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев