Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Дөньядан китүнең вакыты һәм урыны – үзгәрешсез

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә...

Сөләйман галәйһиссәлам хаким булып, көн саен кеше-ләрнең гозерләрен тыңларга һәм аларның борчуларын хәл итәргә вакыт тапкан. Бервакыт, мохтаҗлар белән шундый әңгәмәләрнең берсендә, аның янына бик тә мәртәбәле бер кеше кергән. Сөләйман каршында үзенең борчулары турында сөйләүче хәерченең утыруын күреп, ул аңа бик тә текәлеп карый башлаган. Аның карашы шулкадәр көчле булган ки, теге мескен куркуга калган һәм Сөләйман галәйһиссәламнән болай дип сораган: – Ий Аллаһының илчесе! Миңа явызлык белән караучы бу кеше кем? Сөләйман галәйһиссәлам моның кунакка килгән Газраил галәйһиссәлам булуын әйткән. Әлеге кеше «Газраил» сүзен ишетү белән үк, агарынып, куркудан калтырый башлаган. Коточкыч халәттә һәм дулкынланып ул Сөләйман галәйһиссәламгә түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать иткән:

– Ий Аллаһының илчесе! Мин Газраил галәйһиссәламнең миңа явызлык белән каравын күрдем. Ул мине карашы белән көлгә әйләндерергә әзер иде. Аллаһы Тәгалә сиңа шундый хакимлек биргән ки, Ул сиңа хайваннарны һәм кошларны, шулай ук җилне һәм ташларны буйсындырган. Синнән сорыймын ки, җилгә әмер биреп, ул мине моннан еракка, Һиндстанга алып китсә иде. Бу урыннан еракка китеп, мин Газраил галәйһиссәламнең явызлыгыннан имин булырмын.

Сөләйман галәйһиссәлам бу кешене кызганган һәм, аны Һиндстанга күчерү өчен, җилгә әмер биргән. Җил исә, әмергә буйсынып, аны эләктереп алган да, ерактагы Һиндстан тавына илтеп ташлаган. Аннары Сөләйман галәйһиссәлам Газраил галәйһиссәламнән: – Ий Газраил! Ни өчен син миңа килгән кешегә шулкадәр текәлеп карадың? Нигә син аны куркыттың? – дип сораган. Газраил галәйһиссәлам аның соравына болай дип җавап биргән: – Ий Аллаһының илчесе! Мин бу кешегә явызлык белән түгел, гаҗәпләнү белән карадым. Мине шунысы гаҗәпләндерде: ул – монда, ә Аллаһы Тәгалә бу кешенең җанын миңа Һиндстанда алырга боерды. Мин уйга калдым: «Мин әмерне үти алыр өчен кыска гына вакыт аралыгында бу кеше ничек Һиндстанда була алачак?» Ул синнән җилгә әмер биреп Һиндстанга илтүен сорагач, миңа барысы да аңлашылды. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «...Вакытлары җиткәч, аны бер сәгатькә генә дә артка да, алга дә күчерә алмаслар». «Ән-Нәхл (Бал кортлары», 16:61)

Барыбыз да бу тапшырылган риваятьтән үзебезгә дәрес алсак иде, алдагы көнебезне тиешенчә әзерлек белән каршылыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин