Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Элекке вакытта бар иде шайтаннар...

Йөзәр ел буе мондый ышандырулар бара

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

— Дистә еллар инде газета, телевидение, социаль челтәрләрдә йолдызнамәләрдән күп нәрсә юк. Әле аларның кайберләре бер-берсенә каршы килә. Йолдызнамәләрнең берәр нигезе бармы? Белүебезчә, йөзәр ел буе мондый ышандырулар бара. Күктәге йолдызларның кеше язмышына тәэсире турында динебездә искә алынмыймы?

— Коръәни Кәримдә йолдызлар турында, аларга карап җир тарафларын билгеләү, вакыт билгеләү, күк йөзен зиннәтләү һәм дә күккә менеп, урлап тыңлаучы шайтаннарга атылу өчен бар ителүе турында хәбәр ителә. Йолдызларның, йолдызлар торышының кеше язмышына бернинди дә йогынтысы юк һәм әгәр дә кеше йолдызларның торышы аның язмышына йогынты ясый дип ышана икән, ул ширек кылган була, бу зур гөнаһ булып санала.


Элекке вакытта бар иде шайтаннар, алар күктә фәрештәләрнең сөйләшкән сүзләрен яшерен, качып тыңлап, астагы сихерчеләргә бу хәбәрләрне җиткереп торалар иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) килгәннән соң, җеннәргә күккә менү юлы ябылды. Һәм кайсы гына шайтан күккә менмәсен, фәрештәләр аларны йолдыз белән атып төшерәләр. Йолдыз дип әйткәндә, без комета, метеоритларны күз алдында тотабыз. 
Йолдызнамәләргә ышану диндә тыелган гамәл булып санала. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйтте, кем йолдызларның бер өлешен ала, ул сихернең бер өлешен алган булыр, ни хәтле өстәсә, шул хәтлек аңа өстәлер диде. Мөселманнар шушы йолдыз гыйлемен өйрәнә башлагач, астрономия дигән фәнгә нигез салдылар. Һава торышын, космос киңлекләрен өйрәнер өчен йолдызларны, күк йөзен өйрәнү динебездә хуплана һәм бу юнәлештә ислам галимнәре зур ачышлар ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дини сораулар