Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фәйрүзә Зәкиева, лагерь, мәчет эшчәнлеге хакында (фото)

Гает көнне 150 кешене коймак- пылау белән сыйлау дисеңме, балалар өчен гает көнне зур итеп бәйрәм оештыру - болар барысы да изге күңелле Фәйрүзә апаның тырышлыгы, сәләте белән оештырылды.

Куныр авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зәкиева Фәйрүзә Гыйлмулла кызы турында язмаска мөмкин түгел. Аның татар халкы өчен, авылдашлары, балалар өчен эшләгән эшләренең исәбе юк.

Быел гына Шода авылы мәчетендә зур итеп ифтар ашлары узды, гает көнне 150 кешене коймак- пылау белән сыйлау дисеңме, балалар өчен гает көнне зур итеп бәйрәм оештыру - болар барысы да изге күңелле Фәйрүзә апаның тырышлыгы, сәләте белән оештырылды. Ул Республика “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе , филология фәннәре кандидаты Кадрия Идрисовадан, татар халкына күрсәткән игелекле эшләре өчен  бирелгән рәхмәт хатына ул бик лаек кеше.

Балачактана килгән әхлак-тәрбия  кешене гомер буена озата бара. Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”.  Балаларны намуслы, игелекле, әхлаклы итеп тәрбияләү максатыннан Шода авылында әхлак-тәрбия лагеры эшләде.

Лагерь эшен 18 бала белән башлаган иде, чыбыксыз телефон аша лагерьның яхшы даны тиз таралды. Йөрергә теләүчеләрнең барысын алдылар, 32 гә җитте балалар - Кунырдан да, Балтач, Казан балалары да йөрде.

Бүген лагерьның эше тәмамлады. Балалар һам әти-әниләр, әбиләр олы рәхмәтебезне  Фәйрүзә апага җиткерәбез. Оештырды, тәрбиячеләрен тапты, тәмле итеп ашатты балаларны. Ул оештырмаса бу лагерь булмас иде.

Финанс ягыннан Шода авылы егете Камил улы Җәмил хәзрәткә чиксез рәхмәт. Балалар өчен җиләк-җимеше, яшелчәләр, тәм-томнар да җитәрлек булды. Иртәнге чәй, төшке ашларын ашап кайттылар.

erid: 2VtzqwTSgT9

Балтачтан кадәр килгән тәрбиячеләр Кадрия, Зөлфия, Фәридәгә Аллаһның рәхмәте булсын! Балаларны кызыксындыру өчен нинди генә дәресләр, уеннар, мастер- класслар уйлап тапмаганнар. Балалар “бүген сабын ясадык”, “бүген үзебез бургер ясарга өйрәндек” дип сөенеп кайттылар. Коръән уку, тәхарәт алу, намаз уку серләренә, ислам әхлагы нигезенә өйрәттеләр. Безнең балаларның, әти-әниләрнең кичерешләре бүген күңелгә генә сыймый. Бүген

Балтачтан кадәр пылау, коймак пешереп алып килгән апаларга, поп-корн, вата ясап балаларны сыйлаган абый- апаларына олы рәхмәтебез. Шушындый олы йөрәкле кешеләр күбрәк булсын иде.Эшләгән изгелекләрегез өчен аллаһның ике дөнья рәхәтен күрергә язсын Сезгә, гаиләларегездә сәламәтлек, иминлек, бәрәкәт, илләребездә тынычлык булсын иде.

Аллаһ Тәгалә иң беренче үзеңә гыйбадәт кылырга чакыра. Шуннан соң икенче урынга уләти-әнине куя. Ягъни Ислам дине безне әти- әнигә мәрхәмәтле булырга  куша. Аларга "Уф" дип тә әйтмәскә өнди. Ял чарасының соңгы көнендә куанычлы күренеш булды. Илсинәбезнең әтисе ил сагыннан, аның белән күрешергә туп-туры җәйге ял чарабызга килде.

Илзия Нәҗипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9