Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гает намазы

Рамазан һәм Корбан гаетендә укылган намазга «Бәйрәм намазы» диелә.

Рамазан һәм Корбан гаетендә укылган намазга «Бәйрәм намазы» диелә. Бәйрәм намазы ике рәкәгатьтер һәм бу намазны уку ваҗибтер. Бәйрәм намазының вакыты: кояш чыкканнан соң бер сәгать үткәч башлана һәм өйлә намазы вакытына кадәр дәвам итә. Берәр сәбәптән беренче көн укылмаган намазны икенче, хәтта, Корбан гаетендә, өченче көн уку мөмкинлеге дә бар. Ләкин моның өчен бик мөһим бер сәбәп булырга тиеш. Мәсәлән, сугыш, янгын, су басу кебек. Сәбәпсез намазны икенче яки өченче көнгә күчерү дөрес түгел һәм гөнаһтыр.

Җомга намазы өчен кирәкле булган шартлар бәйрәм намазы өчен дә кирәкледер. Бәйрәм намазы җәмәгать белән укыла. Өйдә ялгыз укылмас. Бу намазны укырга теләгәннәр мәчеткә барырга һәм җәмәгатьтә катнашырга мәҗбүр.

Бәйрәм намазы ничек укыла?

Намаз башлаганчы, ният кылына. «Ният кылдым Рамазан (Корбан) бәйрәме намазын укырга, оедым ошбу имамга, хәлисән лилләһи тәгалә Аллаһу әкбәр» дип, беренче тәкбир алына һәм, куллар бәйләнеп, «Сүбханәкә» догасы укыла. Бу доганы укып бетергәч, имам, кулларын күтәреп һәм кычкырып, икенче тәкбирне ала, җәмәгать тә имамга ияреп, яшерен икенче тәкбирне ала да, куллар янга сузыла.

Икенче тәкбир артыннан өченче тәкбир алына һәм тагын куллар янга сузыла. Өченче тәкбирдән соң, дүртенче тәкбир алына да, куллар бәйләнә. Аннары имам, «Фатиха» сүрәсен, аның артыннан кыска бер сүрә яки берничә аять укып, беренче рәкәгатьнең рөкүгенә бара. Рөкүгътән соң сәҗдә кылына, ә аннан соң икенче рәкәгать өчен аяк өсте торыла.

Икенче рәкәгатьтә имам «Фатиха» сүрәсен, аның артыннан кыска бер сүрә яки берничә аять укый. Аннары бер-бер артлы өч кат тәкбир ала, җәмәгать тә бу тәкбирләрне имам белән кабатлый, һәр тәкбирдән соң куллар янга сузыла. Имамның дүртенче тәкбире белән рөкүгъкә барыла. Аннары ике кат сәҗдә кылына, утырыла. Утырган вакытта рәт белән «Әттәхият», «Әллаһүммә салли», «Әллаһүммә бәрик», «Раббәнә» догалары укыла, сәлам бирелә. Шуның белән гает намазы тәмам була. Намаздан соң имам, хөтбә укыр өчен мөнбәргә менә. Бәйрәм намазларында хөтбә уку сөннәттер. Имам, хөтбәне укып бетергәч, тагын миһрапка килеп утыра. Җәмәгать белән бергә дога кылына. Догадан соң җәмәгать, бер-берсенең, гаетен котлап, бәйрәм рухы хакимлек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин