Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гайбәтнең һәм яла ягуның хөкемнәре

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә: «Бер-берегезне гайбәт кылмагыз! Үлгән кардәшегезнең итен ашарга яратыр идегезме? Әлбәттә, яратмас идегез», — ди.

«Гайбәт — кардәшеңне ул яратмый торган сүзләр белән читтә искә алуың. Әгәр шул гаеп кардәшеңдә булса, ул вакытта аның гайбәтен сөйләдең, әгәр булмаса, ул вакытта аңа яла яктың» (хәдис).

Бер кешене ачык итеп, яки халык бер билгеле кеше максат икәнлекне белә торган рәвештә кыскача яки гомуми итеп сөйләүнең, аның рәвешле кыланып күрсәтүнең, әгъзаларның ишарәләре белән аңлатуның һәрберсе — гайбәттер.

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә бу хакта: «Бер-берегезне гайбәт кылмагыз! Үлгән кардәшегезнең итен ашарга яратыр идегезме? Әлбәттә, яратмас идегез», — дип («Әл-Хүҗүрәт» сүрәсе, 12нче аять), гайбәт сөйләүдән катгый рәвештә тыйды һәм Рәсүлуллаһ (с. г. в.) бу хәдисе белән гайбәтнең нинди нәрсә икәнлеген һәркем аңларлык итеп бәян кылды. Гәрчә шәригать аңа дөньяви җәза куймаган булса да, бу эш исерткеч эчү һәм отыш уйнау кебек үк харам.

Кайсыберәүләр: «Фасыйкның гайбәте юк», — дип, гайбәт сөйләүне бер мөбах эш дәрәҗәсенә төшерәләр. Дөрес, һичкемнән оялмыйча гөнаһ кылучы яки ачык бер бидгать эшкә чакыручы кешеләрнең гайбәтләре мөбах булуы хакында кайсыбер хәдисләр һәм фәкыйһләрнең риваятьләре бар.

Ләкин без дошман күргән һәм нинди булса да бер хакта ачуыбыз килгән кешеләрнең һәрберсе фасыйк булуы лазем түгел. Хакыйкатьтә, фасыйклыгы билгеле түгел, хәтта яшерен фасыйк булуы исбат ителмәгән кеше хакында «аның гайбәте дөрес» дип әйтү, аять-хәдис белән харам булган гайбәтне хәләл күрү, мөселманга гөнаһ нисбәт итү һәм ифтира кылу харам булганлыктан, икеләтә гөнаһ була.

Гайбәт харам булмаган урыннар:

1) Үзеңнең мазлум (җәберләнгән, кыерсытылган) булуыңны казыйга, хөкүмәткә һәм әмиргә шикаять итү.
2) Бер җирдә бозык эш булса, шуны төзәтү өчен кулыннан килә торган кешегә белдерү.
3) Фәтва сорау лазем булганда кешенең хәлен (кирәк кадәр генә) сөйләү.
4) Мөселманнарның ялгышуларына, адашуларына сәбәп була торган нәрсәләрне бетерер өчен кайсыбер кешеләрнең бозык эшләрен ачу һәм белдерү.
5) Гөнаһын һич яшермәгән һәм шуны гаепкә санамый торган кешенең шул гаебен сөйләү.
6) Дөньяда халык арасында мәшһүр булган бер сыйфатны таныту һәм ачык бәян итү өчен телгә алу (сукыр, бер күзе сукыр, чатан, чулак дип әйтүләр — шул төрдән). Ләкин бу урыннарда да гайбәт дөрес түгел диючеләр бар.

Ризаэддин Фәхретдинов, «Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев