Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Гамәл-гыйбадәтләребез кабул булсын!», ди Илгиз хәзрәт

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Сиздермичә генә Рамазан ае да үтеп бара. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп, безгә Раббыбыз тарафыннан бирелгән рәхмәт аен инде озатабыз да. Ул риза булган гамәлләр кылырга тырыштык, мәчетләребездә коръән чыктык, тәравих намазлары укыдык, ураза тотучыларга ифтар ашлары уздырдык, көндезләрен, төннәрен догада булырга тырыштык. Аллаһы Тәгалә аларны кабуллардан кылса иде.

Шушы Рамазан аеның ахырында кылынырга тиеш булган бер гыйбадәт бар. Ул – фитыр сәдакасы. Фитра сәдакасы дип тә йөртәбез. Фәкыйрьлектә, мохтаҗлыкта булган кардәшләребезгә ярдәм йөзеннән аларның хәлләрен бераз булса да җиңеләйтү өчен һәм алар да башкалар белән берлектә тигез булып Рамазан гаетен каршылый алсыннар өчен бирелә торган сәдака ул.

Безнең Балтач бистәсендә дүрт мәчеттә дә фитра сәдакасы өчен махсус тартмалар куела. Бу сәдака бүтәннәреннән аерым җыела. Җыелган акчаны махсус комиссия әгъзалары санап алалар һәм дүрт мәчетнекен бергә кушалар. Шушы җыелган сумманы комиссия әгъзалары бистәбездә бик мохтаҗ һәм шушы сәдакага лаек дип табылган кешеләргә бүлеп бирәләр.

Мөселман кешесе өчен зур бәйрәмебез – Ураза гаете бәйрәме алдыннан башкарыла торган тагын бер бик саваплы гамәлебез бар. Ул – Балтачтагы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә гает күчтәнәче өләшү. Һәр бала өчен аерым пакет тутырып өләшәбез. Бүләкнең күләме әллә ни зур булмаса да, бу эшне башкару хәйран зур чыгымнар сорый. Әмма бакчаларда безнең бәйрәм белән котлап күчтәнәч өләшү балаларга бик ошый, алар безне көтеп алалар. Бу эшне без үзебез дә бик теләп башкарабыз. Менә шушындый хәерле эшләр белән тәмамлыйбыз Рамазан аен.

Шушы гает бәйрәме алдыннан сезгә бер үтенеч белән эндәшәсе килә, хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар, энекәшләр, сеңелкәшләр, абыйлар, апалар! Чын күңелдән куанып, шатланып каршылыйк бу зур бәйрәмебезне. Өйләребездә бәйрәм рухы булдырыйк. Яңа елдагы, Сабантуйлардагы шикелле генә түгел, тагын да зуррак, саллырак күчтәнәчләр белән бер-беребезне, балаларыбызны, оныкларыбызны сөендерик. Күршеләребезне бәйрәм белән котлыйк, туганнарыбызның хәлләрен белешик, әти-әниләребезне, балаларыбызны онытылмаслык бәйрәм ясап куандырыйк.

Аллаһ Раббыбызга биргән нигъмәтләре, шушы Рамазан ае өчен язган әҗер-саваплары, тудырган мөмкинчелекләре өчен рәхмәтләребезне җиткерик. Күп итеп догалар кылыйк, сорыйк, тәүбә кылыйк. Аллаһ Сөбхәна вә Тәгалә барча кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул кылса иде, ил-көннәребездә тынычлыклар урнашып, үзебез сау-сәламәт булып, булган малларыбызга, сәламәтлегебезгә сөенеп, шөкер итеп, кирәк урында сабыр итә белеп яшәүләребезне насыйп итсә иде.

Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин,

Балтач мөхтәсибәтенең хәйрия эшләре буенча җаваплы вәкиле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илгиз