Гошер сәдакасы турында
Бакча уңышыннан да сәдака бирү кирәк, ди Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев
Көз җитү белән бакчаларда мул уңыш өлгерә. Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, шәкерт-студентларга, мохтаҗларга бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм гошер дип атала. Гошер — су сипмичә үстереп алган уңышның — уннан берен, ә хезмәт куеп су сибеп үстерелгәненең егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул.
Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд Мостафа (с.г.в.) хәдисләреннән аңлашыл-ганча, авыл хуҗалыгы культураларыннан җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән — уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгән уңышның егермедән бер өлешен сәдака итеп бирергә тиешбез.
Аллаһы Тәгалә «Ибраһим сүрәсенең җиденче аятендә: «Мин биргән нигъмәтләргә шөкерана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкерана кылмасагыз, газабым каты булыр», — дип әйтте. Димәк, бакчаларыбызда үстергән әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Шулай эшләмәсәк, без малыбызның Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз. Кайбер кешеләр: «Урлаганым юк, хәрам ашамыйм», — ди. Әмма бәрәңгенең гошерен чыгармаса, ашаган ун бәрәңгенең берсе — хәрам, аңа тиешле түгел, ятим-мескеннәр өлеше була бит. Җәмгыятебездә мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар икән, без Аллаһы Тәгалә биргән уңыштан өлеш чыгарып, аларны сөендерергә тиеш булабыз. Гошер сәдакасы бирүчеләргә Аллаһыдан рәхмәт булмый калмый. Намаз укырга, ураза тотарга, хаҗ кылырга өйрәткән кебек, кешеләрне гошер бирергә дә гадәтләндерергә кирәк. Гошерне уңышны алгач та бирү хәерле икәнен дә истә тотсак иде.
«Гошер сәдакасын мохтаҗ туганнарга бирергә ярыймы?» — дип сораучылар да бар. Әти — баласына, бала — әтисенә, онык — бабасына, бабай — оныгына гына бирә алмый, туганнарына бирә ала. Үзе зәкят чыгарырлык кешенең гошер алуы да дөрес түгел. Бай кеше гошергә мохтаҗ дип саналмый. Гошер сәдакасына фитыр сәдакасына кебек үк дога кыласы, әмма бу очракта дога кылу мәҗбүри түгел. Иң мөһиме — ул мохтаҗ булырга һәм сөенергә тиеш, иң зур дога шул. Диненә карамастан, гошер сәдакасын кемгә дә бирергә була.
Һәрберебезнең маллары, бакчалары, җыеп алган уңышлары бар. Аларның Аллаһы Тәгаләгә тиешле өлешен аталган урыннарга биреп, калган малларыбызга, ин шәә Аллаһ бәрәкәт иңәр.
— Гошер сәдакасы — зәкатның бер төре, — ди Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев.
— Коръәндә, Аллаһы Тәгалә безгә зәкат түләргә кушты, ягъни орлыклы үсемлекләрне, җиләк-җимешләрне җыйганда, аның хакын бирегез, диелә. Гошер сүзе гарәп телендә уннан бер дигәнне аңлата. Дин галимнәре әйтүенчә, бодай, арпа һәм башка бөртекле культуралардан гошер чыгару фарыз. Безнең Әбү-Хәнифә мәсхәбе буенча, яшелчәләрдән дә гошер чыгару мәслихәт, бигрәк тә бәрәңгедән, чөнки аны күпләп үстерәбез. Аны бирү вакыты уңышны кайчан алуга карап. Бездә гошер гадәттә көз көне таратыла. Кайбер төбәкләрдә уңышны ике тапкыр җыялар һәм алар гошерне дә ике тапкыр бирәләр.
«Тәүбә» сүрәсенең 60 нчы аятендә, 8 төрле кешегә зәкат бирелә, диелгән. Болар беренче чиратта — фәкыйрьләр, мескеннәр, акчасыз калган мөсафирлар. Элек аннан зәкат җыючыларга хезмәт хакы буларак өлеш чыгарылган. Бүгенге көндә дини уку йортларына да тапшыралар. Бер кешегә җитәрлек итеп бирә аласың. Мохтаҗ гаиләне туендыру өчен бер еллык уңыш итеп тапшырырга да ярый. Уңышны берничә кешегә бүлеп тапшыру да тыелмый. Гошер мәчет чыгымнарын кап-лау өчен дип махсус бирелми, ул мохтаҗ кешегә тиеш. Әйтик, ире үлеп, кечкенә балалар белән тол калган хатынга. Тол хатын ашаудан артканын сатып, баласына кирәк-ярак алырга да мөмкин. Мохтаҗ дигәнгә, аз пенсияле әби-бабайлар, аз керемле, күп бала үстерүче гаиләләр дә керә. Аларга ярдәм итәргә теләүче таза хәлле кеше гошергә дип җыеп куйган берничә капчык бәрәңгене базар бәясеннән сатып, акчалата да китереп бирә ала.
Җиләк-җимеш, яшел-чәләрдән әзерләнгән кайнатмалар, компотлар, тозлаган кыярлар, салатлар бирү гошер буларак түгел, сәдака буларак китә. Бу — бәхәсле мәсьәлә. Галимнәр арасында, бозыла торган әйбердән гошер чыкмый, дип әйтүчеләр дә бар. Әмма сәдака буларак бирелергә тиеш диләр. Мәсәлән, кеше бакчасыннан алма, кыяр, помидор җыя һәм бер өлешен сәдака итеп бирә. Алар аз икән, уннан берен чыгарып бирү мәҗбүри түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев