Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гошер сәдакасын бирергә авырсынмасак иде

Бүгенге көнгә Арбаш авылы 1,6 тонна, Әтнә — 1,0, Карадуган — 2,5, Кили — 2,0, Курмала — 1,0, Көшкәтбаш —1,5, Пыжмара — 1,3, Пүскән — 1,2, Сәрдек —1,0, Шода — 1,4 тонна бәрәңге җыеп, иң яхшы, актив катнашкан авыллар исемлеген әйдәп баралар

Көзге муллык чоры җитте. Инде бәрәңгеләрне дә алып бетердек, чиратта кишер, чөгендер, кабаклар... Кеше күңелен иман белән ныгыта, тәнен ураза белән чистарта, аңа шулай ук хәләл көче белән тапкан малын да пакьлау фарыз ителде. Гошер сәдакасын бирү — өстебездә торган бурыч икәнен районыбыз мөселманнары яхшы аңлый. Нинди кенә көч куеп үстерергә теләсәк тә, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән башка мул уңыш алу булмасына инде күптән инандык. Шушы мул уңыш өчен, Аңа рәхмәт йөзеннән, гошер сәдакасын бирергә авырсынмасак иде.

Бүгенге атна башына булган мәгълүматларга таянып, күпмедер нәтиҗә ясарга була. Балтач районында 23,1 тонна бәрәңге гошер садакасе буларак җыелды һәм ул җыелган бәрәңге Казан шәһәренә озатылды. Шушы җыелган гошер Мөхәммәдия мәдрәсәсенә 2,7 тонна, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә 2,7 тонна, Россия ислам университетына 3,3 тонна, «Ярдәм» мәчететенә 5,4 тонна, «Зәкәт» фондына 1,8 тонна, Ахмадхади Максуди исемендәге малайлар пансионатына 2,3 тонна, Ахмадхади Максуди исемендәге кызлар пансионатына 2,2 тонна, «Рашидә» Коръән ятлау үзәгенә 2,7 тонна тапшырылды.

Бүгенге көнгә Арбаш авылы 1,6 тонна, Әтнә — 1,0, Карадуган — 2,5, Кили — 2,0, Курмала — 1,0, Көшкәтбаш —1,5, Пыжмара — 1,3, Пүскән — 1,2, Сәрдек —1,0, Шода — 1,4 тонна бәрәңге җыеп, иң яхшы, актив катнашкан авыллар исемлеген әйдәп баралар. Гошер садакасе җыю дәвам итә. Бу эшнең башында торып, эшне оештырган имамнарга, шәһәргә алып барыр өчен транспорт белән ярдәм иткән, төяргә булышкан кардәшләрнең барысына да Аллаһның рәхмәте булсын!

Балтач үзәк мәчете

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев