Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гыйбрәтле хәдис

Хәдис кыз балалар хакында гына.

«Бер кеше кыз балалар белән бәлаләнсә (тәрбияләре белән мәшәкать чиксә), шул кызлар (кызлар хакындагы мәшәкатьләре) уттан пәрдә булырлар» (Сахих Бухари)

Фәкыйрь вә ярлы бер хатынга хәзрәти Гайшә (башка бернәрсә дә булмаган сәбәпле) бер генә хөрмә садака итеп биргән иде. Хатын шул бер хөрмәне икегә бүлеп, ике кызына бирде дә үзенә калмады. Хәзрәти Гайшә бу хәлне Рәсүлүллаһка сөйләде. (Үз баласы булмау сәбәпле, хәзрәти Гайшә, ихтимал, бу хәлгә бераз гаҗәпләнгән булыр. «Татымаган-белмәгән» диләр.) Рәсүлүллаһ бу сүзен шул вакытта әйткән иде.

Хәдис кыз балалар хакында гына. Имам Әхмәд: «Бер кешенең кызлары яки өч кыз карендәше, яки ике кызы вә яки ике кыз карендәше булып та, Аллаһ ризалыгы өчен шуларны үлгәннәренә яки кияүгә тапшырылганнарына кадәр яхшы тәрбия итсә, тәмугтан пәрдә булырлар» мәгънәсендә хәдис риваять итә. Сүрака ибн Малик «Садакаларның иң яхшысы – башка тәрбиячесе булмаган хәлдә, иреннән аерылып, үзеңә кайткан кыз балаңны тәрбияләү» дигән хәдисне риваять итә.

Кыз балалар үстерүчеләр бу сөенечле хәбәр белән куанырга тиешле. Кайбер кыз балалар ахирәт өчен генә түгел, бәлки дөньялыкта да файдалы вә хәерле булалар.

Ризаэтдин Фәхретдин,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин