Гыйлемнең чишмә башы
Әлхәмдүлилләһ, хәзерге вакытта һәммәбезгә дә гыйлем ишекләре киң ачык.
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим.
Бөтен ил буенча Укытучылар көне билгеләп үтелә. Гомерләрен балалар укытуга багышлаган кешеләргә, дөньяви гыйлем буенча булса да, дини гыйлем буенча булса да, һәркайсына да Аллаһ Тәгалә озын гомер, саулык-сәламәтлек биреп, дөньяда да, ахирәттә дә Үзенең сәгадәтен Раббыбыз насыйп итсә иде.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә әйтә: син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул, — ди. — Йә булмаса, гыйлемне өйрәнүче кеше бул, — ди, — тыңлаучы, гыйлемне яратучы бул, башкасы булма, һәлак булырсың, — ди. Моннан аңлашылганча, Пәйгамбәребез һәркайсыбызга гыйлемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтүне йөкли. Димәк, бу — авыр хезмәт. Мөселман кешегә гыйлем алу фарыз: бишектән алып ләхеткә кадәр. Кеше белем алмый икән, димәк, Аллаһ Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме — икесен дә тигез күреп, икесен дә мөселман кеше өйрәнергә тиеш. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлемне аерып карау һич дөрес түгел. Дин әһелләре дә, дөньяви гыйлем бирүчеләр дә моны аңларга тиеш. Чөнки дөньяви гыйлемнәр дә Аллаһ Тәгалә куйган кануннарны өйрәтәләр.
— «Үә мән әхсәнү каүләм-миммән дәгәәәә иләәллааһи үә гәмилә-саалихәү-үә каалә иннәнии минәл-мүслимииин» (41:33). — Минем сүземне әдәм балаларына җиткерүчедән дә сөйкемлерәк кеше юк, — диде. Димәк, дөньяви гыйлем бирүче укытучылар — Аллаһның җиргә урнаштырган кануннарын кешеләргә җиткерәләр, ә инде дини гыйлемгә өйрәтүчеләр Аллаһ Тәгаләнең әхлак, тормыш кору, үзен-үзе тоту турындагы сүзләрен ирештерәләр. Димәк, икесе дә дөньяви һәм дини гыйлемнәрне — Аллаһ сүзен кешеләр аңына салалар. Әти-әни, өлкәннәр хакы шикелле үк, укытучылар, мөгаллим-мөгаллимәләрнең дә безнең өстә гаять зур хаклары бар. Чөнки — гади кешеме, олы дәрәҗәлеме — һәркайсыбызның да укытучысы, остазы, остабикәсе бар. һәм без шушы укытучыларыбызны истә тотарга, хөрмәтләргә, хәлләрен белергә тиеш. Бу аларның әдәмнәр өстендә булган хакы.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Гомәрдән (р. г.) сораган: «Аллаһ Тәгаләдән кала синең тагын кем каршында бурычың бар, кемнең хакы зуррак?» — дип. Шуннан Гомәр (р. г.): остазымныкы, — дип җавап биргәч кенә канәгать калган. Чөнки остаз — дөнья вә ахирәт тормышын өйрәтүче.
Бүген безгә дөньяви гыйлемне мәктәптә укытучылар бирә, дини гыйлемне мәдрәсә-мәчетләрдә имамнар, мөгаллим-мөгаллимәләр өйрәтә. Үзләре остаз да, үзләре әти-әни дә булган ата- аналар да бар, әмма бик сирәк алар. Әгәр шулай булса, иң зур хак — ата-аналарныкы. Алар остаз да булып тора. Ирләр хатыннарына, әти кеше балаларына — остаз, бигрәк тә дини гыйлемне өйрәтсә.
Хәзер мәчетләрдә дини гыйлемне өйрәнергә мөмкинлек бар. Мин олы, өлкән инде, дип торырга ярамый. Аллаһның рәхмәте булсын, өлкәннәр дә, яшьләр дә йөриләр, хәрефләрне дә танырга өйрәнәләр, аннары балаларыбызга остаз да булырга тиешбез. Ул вакытта безнең алар алдында хакыбыз бигрәк тә зур булыр. Мөгаллимнәр, мөгаллимәләр, укытучылар безне нинди иияттән укыталар: акча өченме, дан өченме, игелек яки бүтән нәрсә өченме? Анысы өчен Аллаһ Тәгалә каршында үзләре җавап бирерләр. Әдәм баласына белемне Аллаһ ризалыгы өчен, дип бирергә тиеш. Әмма укытучыларның безнең өчен сарыф иткән вакытлары, безнең өчен түккән сәламәтлекләре — бөтенесе дә хәләл. Кайвакыт өйдәге 2–3 балага да түзеп булмый. Без ничек кенә бәяләсәк тә, укытучылар хезмәтләрен, вакытларын, сәламәтлекләрен безнең өчен сарыф итәләр. Безнең өчен борчылалар, безнең өчен сөенәләр, шуның өчен аларның хаклары да безнең өстә бик зур. Без һәрвакыт аларны хәтердә тотарга, зурларга, хәлләрен белергә, үзебезнең көчебездән килгән кадәр ярдәм итәргә тиешбез.
Беренче класска барып керәбез — алар безгә бик якын була, безне укыта. Мәктәпне тәмамлап чыгып китәбез, төрле җирләрдә эшлибез, төрле уңышларга ирешәбез. Әмма остазларыбызны онытып җибәрәбез: әллә булган алар, әллә юк. Әллә алар безнең өчен көч түккән, әллә юк? Бу бит Пәйгамбәребез өйрәткәнчә, Аллаһ Тәгалә кушканча булмый.
Остазны онытырга ярамый, белемне инкарь итәргә ярамый. Бүген без белемгә әллә нинди кирәкмәгән бер нәрсә шикелле итеп карыйбыз. Ә бит дәүләт шартлар тудырган: мәктәпләр якты, җылы, укытучылар бар, балаларны укыталар, мәчетләр төзелгән, мәдрәсәләр эшли, күп мәчетләрдә шулай ук укытучылар, мөгаллимнәр бар. Әмма шуны бәяләп бетермибез. Менә болай битараф яшәсәк, милләт алга китә алмый, аның киләчәге юк.
Бөтенебезнең дә укытучылары бар бит, искә төшерик. Алар исән икән, хәлләрен белик, мохтаҗлыктамы алар, кайгы-хәсрәтләре бармы — уртаклашыйк, бер җылы сүз әйтсәк, күңелләре үсеп китәр, мәрхүмнәр икән инде, дога кылыйк аларның рухларына.
Милләтебезнең абруйлы улы, галим, журналист Ризаэддин Фәхретдин хәзрәт гыйлем алу хакында хикмәтле сүзләрен язып калдырган: «Гыйлем алу гыйбадәтләрнең иң яхшысы булу белән бергә, диннең төзеклеге дә гыйлем аркасында. Чөнки гыйлем иясе — хикмәтле бер табибтыр. Наданлык — бер авыру, ул авыру сәбәпле кеше һәртөрле һәлакәтлеккә төшә, шуннан саклану өчен табиб кирәк. Ул табибны галим диләр... Әгәр берәү гыйлем иясе булса, аңа шәригать буенча шул гыйлеме белән гамәл кылу тиеш була. Гыйлем белән гамәл кылу — белгән гыйлемеңне белмәгәннәргә өйрәтү һәм үзеңнең динеңне, дөньяңны төзек кылу өчен көн-төн тырышу белән була... » — дигән.
Әлхәмдүлилләһ, хәзерге вакытта һәммәбезгә дә гыйлем ишекләре киң ачык. Барлык уңайлыклары булган, нурлы мәчет-мәдрәсәләрдә гыйлемле мөгаллим үә мөгаллимәләр, галимнәр ихласлык белән гыйлем бирү өчен иҗтиһад итәләр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Һәрбер мөселманга гыйлем алу фарыз. Дөньядагы һәрбер нәрсә, хәтта судагы балыклар да гыйлем алучы кешегә Аллаһ Тәгаләдән ярлыкауны сорарлар», — дигән. Ошбу мөбарәк хәдисне һәммәбез дә исебездә тотып, гыйлем алырга омтылып яшик!
Һәркайсыбыз Коръән укып дога кылганда үзенең укытучыларын, мөгаллимнәрен, мөгаллимәләрен, дини вә дөньяви гыйлем бирүчеләрне — барысын да искә алсын иде. Исәннәренә Аллаһ Тәгаләдән хәерле гомер, сәламәтлек сорап, инде мәрхүм булсалар, аларның гөнаһлары ярлыкануны теләп, дога кылса иде. Үзебезгә дә остаз булып, дога кылучылар калдырырлык хәерле гомерләр насыйп булса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев