Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гыйлемнең кирәклеге турында

Динне кадерләү һәм хөрмәтләү исә аның гыйлемен үзләштерү һәм аның белән гамәл кылудан гыйбарәт.

Без мөселманнар, үз динебезнең таралуын, мәшрикъ-мәгърибкә нуры төшеп, яктыртып торуын телибез вә бу дингә ияргән халыкларның бәхет-сәгадәтле булуларын өмет итәбез.

Башка дин әһелләре дә, ихтимал, бу хөлләләрдер, ихтимал, бу өмет вә теләкләр һәрбер дин әһелләрендә табигый булган бер гадәттер. Ләкин үзебез шул динне яхшы белмәсәк, аны тиешле дәрәҗәдә ихтирам итмәсәк һәм аның васыятьләрен җаныбызга якын итеп тотмасак, безнең бу өметләребез һәм теләкләребез коры хыял вә фараз булыр да калыр, бер нәтиҗәсе дә күрелмәс.

Бер диннең мәшрикъ белән мәгъриб арасына таралуы, нуры белән бөтен дөньяны яктыртуы, халыкларны бәхет-сәгадәтле итүе өчен шул дингә ияргән халыклар диннең кадерен белергә һәм кулларыннан килгән кадәр шуны ихтирам итәргә тиешләр. Шулай булмаганда, дин үзлегеннән куәтләнмәс, бөтен дөньяга нур чәчеп тормас, бу эш мәгълүм.

Динне кадерләү һәм хөрмәтләү исә аның гыйлемен үзләштерү һәм аның белән гамәл кылудан гыйбарәт. Шушы эшләр булмаганда, дин, туфрак астында күмелеп торучы алтын һәм чүплеккә төшкән энҗе кебек, яшерелеп торыр, нуры түгел, үзе дә күренмәс.

Гыйлем — исламның нигезедер. Бер дин хакында беренче мәртәбә башлап килгән вәхи «Укы...»: фәрманыннан гыйбарәт булса һәм шул диннең нигезе булган Китапта каләм белән ант ителү күренсә, шул дин карашында гыйлем һәм язу вә укуның әһәмияте ни дәрәҗәдә булачагы үзеннән-үзе аңлашылыр, моның өчен башка дәлилләр китерергә хаҗәт юк.

Ризаэддин Фахретдинов,

«Җәвамигуль-кәлим» шәрехе китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам дине