Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Һәр ел яңа ел – ахирәткә бер адым

Ул адымны ничек атлыйбыз, үзебездән тора

Бөтен планета халкы билгеләп үтә торган Яңа ел якынлашып килә. Елның шушы чоры җитсә, безнең арада ел да бер бәхәс куера: ислам дине яңа елны бәйрәм итүгә каршымы-юкмы? Чыршы бизәргәме, балаларны Кыш бабай бүләкләре белән сөендерергәме? Бу турыда ел саен язып, аңлатып торсак та, бәхәс тагын куера, фикерләрнең төрлесе әйтелә.

Милади ел белән бара торган Яңа ел көне – ул Гайсә галәйһиссаләмнең тууыннан башлап хисаплана торган бәйрәм көн. Гайсә галәйһиссаләм дә – Аллаһның илчесе. Әмма Гайсә галәйһиссаләм – ул аерым бер, башка халык өчен җибәрелгән  пәйгамбәр. Мөхәммәд галәйһиссәлам барлык халыклар өчен җибәрелгән Пәйгамбәр. Без барлык пәйгамбәрләрне таныйбыз, дип әйтәбез икән, димәк, аларның тормышын белергә, аннан хәбәрдар булырга тиешбез. Әмма бу алар вакытында кабул ителгән дини кануннар белән гамәлләр кылу дигән сүз түгел. Безнең кануннарыбыз бөртекләп Коръәни  Кәримдә җыелган, безгә җиткерелгән.

Исламда яңа ел дигән бәйрәм юк, анысы. Гомер бик кыска, һәркемнең озак яшисе килә. Бер караганда, һәр ел яңа ел – ахирәткә бер адым дигән сүз. Бәйрәм итәрлек сәбәбе дә юк кебек. Икенче яктан караганда яшәп килгән гореф-гадәт, традиция дигән нәрсә дә бар бит. Безнең илдә яңа елны каршылау традициягә кергән. Кемдер аны каршылый, кемдер юк, моңа карап яңа елның килмичә калганы юк. Кемнеңдер бәйрәм итәсе килә, кемдер аны хупламый. Эш яңа елны бәйрәм итү-итмәүдә түгел, ә аны ничек каршылауда. Бәйрәмне Коръән, вәгазьләр укып каршыласак, гөнаһлы булмабыз. Шунысы кызганыч: гадәттә, яңа ел табынын без үзебезнең дини бәйрәмнәребезнекенә караганда мулрак итеп корабыз. Дини бәйрәмнәребезгә караганда яңа елга өстенлек бирәбез булып чыга. Табын кормаска, димим. Әйдәгез, үзебезнең Рәгаиб, Мигъраҗ, Бәраәт һәм Кадер кичәләрен, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен гаиләбездә яшәгән һәркемнең исендә кала торган итеп үткәрик, сүз шул турыда бара.

Яңа ел алдыннан бәйрәм итәргә ярамый дигән сүзләрне мин яратмыйм. Барыбызның да бала чагыбыз булды, без дә Кыш бабайны көтә идек, яңа елны могҗизалы бер көн итеп күрә идек. Хәзерге балалар да көтә ул бәйрәмне. Минем даими әйтеп килгән сүзем бар инде: балалар бакчасында бер төркемдә унбишләп бала йөри, алар Кыш бабай нинди бүләк алып килде дип сөйләшәләр. Араларыннан берсе минем әти-әни намаз укый, алар Кыш бабай килми, бүләк бирми дип әйттеләр дисә, калган ундүрт бала шунда ук намаз уку начар икән, намаз укылган йортка Кыш бабай килми икән дип уйлап куячак. Шул рәвешле кечкенәдән үк аларда ислам диненә тискәре карашны үзебез тудырабыз түгелме? Без, гаилә башлыклары, имамнар балаларда динебезгә мәхәббәт тәрбиялик дисәк, эшне йомшаклык белән алып барыйк.

Яңа елны бәйрәм итмибез дип кырт кисәргә ярамый, җәмгыятьне бүген генә кискен үзгәртеп булмый. Аңлатырга кирәк, үзебез Яңа елны ничек каршыласаң, ел буе шулай була, дибез, үзебез бокал, фужер тотып, теләкләр телибез. Теләкләр кулга харам эчемлек тотып түгел, ә тәһарәтеңне алып, намазыңны башкарып, Аллаһы Тәгалә каршында иелеп, кулларыңны догага күтәреп теләгәндә генә изге теләкләребезнең кабул булуына ышаныч бар.

Инде Аллаһы Тәгалә безгә шушы яңа елларыбызда хәерле нигъмәтләрен бирсен иде. Төрле афәтләрдән, төрле бәла-казалар белән Хак Тәгалә безне сынамасын иде. Шуңа күрә без әхлагыбызны төзәтергә тиешбез. Бүген безнең әхлагыбыз бик түбән, бик бозык, бик начар. Елыбыз хәерле булсын, дисәк, әлбәттә, менә шушы яңа елны каршылау безнең әхлагыбызны төзәтүнең бер кичәсе булсын иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин