Хөрмәтле дин кардәшләребез! Түбән Кенә мәчете зур очрашуга дәшә
Балтач районы Түбән Кенә авылы мәчете район күләмендә беренчеләрдән булып төзелеп, 1992 елның июнендә ачылды.
Иманнан аерылмаган авылыбыз өстенә яңадан нур сибә башлады.
Бу истәлекле вакыйгага 25 ел тулу уңаеннан, зур очрашу 5 август көнне мәчеттә һәм мәдәният йорты бинасында үткәрелә.
Бәйрәмдә катнашу өчен сезне иртәнге 9.00 сәгатьтә Түбән Кенә мәчетендә көтеп калабыз.
Ихтирам белән Түбән Кенә мәчете мөтәвәллияте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев