«Ярты йөрәгең Мәккәдә кала”
Танылган блогер, журналист Рәфилә Шәмсетдинова белән студент елларыннан ук таныш. 1 июнь нәкъ туган көнендә олы хаҗ сәфәренә – Мәккә җирлекләренә юл алган Рәфиләне күпләр күзәтеп бара, дога кылуын сорап хатлар юллый.
Ә мин кызыксындырган сорауларымны Рәфиләнең турыдан-туры үзенә яудырдым.
– Рәфилә, изге җирләргә аяк баскач нәрсә хис иттең? Моңа кадәр гомрә хаҗында булган идең. Сагындыргандыр Мәккә?
– Әйе, без ел ярым элек беренче тапкыр ирем белән кече хаҗда – гомрә хаҗында булдык. Саубуллашу бик авыр булган иде. Мәккәгә барганнан соң, ярты йөрәгең шунда кала, диләр. Ел ярым вакыт үткәннән соң, яңадан изге җирләргә кайту насыйп булды, Аллаһы Тәгалә безне кабат кунакка чакырды. Чиксез рәхмәтләребез Аңа. Мәккәгә кайтып, Әл-Хәрам мәчетенә килүгә үк моннан кайтмаган да кебек хис кичердек. Бер генә чит җирдә дә андый хис кичермисең. Аны аңлатып бетереп булмый, ул искиткеч халәт, мөгаен, үзе барган кеше генә аның рәхәтлеген, ни дәрәҗәдә сагынганын аңлар. Мәккәдән кайтканнан соң да бик нык сагынасың, берәр атна, ун көнләп тәваф кылуларың, Мәккә җирләрендә йөрүләрең төшкә керә. Мәккә һәм Мәдинәдә булганнан соң, башка илләргә чыгасы да килми, бирегә кайтасы гына килеп тора.
– Блогыңа язылучыларга файдалы мәгълүматлар биреп барасың. Ничек өлгерәсең барысына да?
– Дөресен әйткәндә, блогыма мәгълүмат куяргамы-юкмы икәнен бик озак уйладым, чөнки олуг фарыз гамәл булган зур хаҗны кеше үз гомерендә бары бер тапкыр гына үти. Ул бик җаваплы гамәл. Гомрә хаҗына исә һәрвакытта да барырга була, әмма олы хаҗны беренче тапкырында ук тиешенчә үти алмасак, икенче тапкыр үтим дип килсәк тә, ул фарыз түгел, ә сөннәт гамәл булып китәчәк. Шуңа да зур хаҗга аеруча җитди карарга кирәк. Гомрә хаҗын кылганда мин бик нык хисләндем, күп фото-видеолар төшердем, мондагы хәлләрне, хаҗның ни рәвешле кылынганын, гыйбадәт тәртипләрен бөтен кешегә күрсәтәсем килде. Һәм мин аны даими рәвештә күрсәтеп бардым да. Әлхәмдүлилләһ, ел ярым дәвамында миңа һәрдаим: “Рәфилә, синең видеоларны караганнан соң, хисләнеп, илһамланып мин дә гомрә хаҗына акча җыйдым, хаҗ кылып кайттым”, – дип хатлар килеп торды. Шулай ук: “Блогыңны карап динне өйрәнә башладым, намазга бастым, яулык бәйләдем”, – дип язучылар да бар. Шуңа күрә мин моны Аллаһы Тәгаләнең миңа йөкләнгән бер вазифасы буларак кабул итәм. Гомрә хаҗына барып кайтканнан соң, дини темаларны яктырта башлагач, бик күп кеше тартыла башлады. Татарстаныбыздагы дин әһелләрен бик көчле дип саныйм, ләкин диннән ерак булган кешеләр имамнарга ниндидер сораулар бирергә ояла, курка. Бигрәк тә хатын-кызлар үзләренә кагылышлы сорауларны имам кешеләрдән сорарга ояла. Минемчә, алар диндә булган блогерларга төрле сорауларны бирергә мөмкин дип саный, чөнки блогер кеше халыкка якын, үзе дә халык арасыннан. Мин белгәннәремне аңлатырга тырышам, ә белмәгәннәремне хәзрәтләрдән, белемле кешеләрдән сорап җавап бирәм. Ирем дә мәдрәсә тәмамлады, аның белән дә киңәшләшеп соравыма җавап алам.
Зур хаҗда мәгълүматлар биреп бару буенча видеолар төшеримме икән, әллә юкмы, дип озак уйладым, чөнки төшереп, күрсәтеп баргач, бу риядан китәргә мөмкин, дигән сүз дә бар бит. Күп кеше нәкъ шулай язды да, хәзер дә язалар. Ләкин мин моны алай дип санамыйм, чөнки бөтен нәрсә ниятләр белән бәяләнә. Минем максатым: әлеге олуг гамәлнең мөмкинлеге булган һәрбер мөселман кешесенә фарыз икәнен, аны кылырга курыкмаска кирәклекне аңлату. Мин мөселманнарның матур якларын, шушы изге урыннарны күрсәтергә телим, чөнки һәркем килеп күрә алмаска да мөмкин. Ниятем мактану түгел, ә кешеләрне таныштыру һәм аларда шушы җирләр, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хакындагы белемнәрне арттыру, ул йөргән сукмакларны халыкка күрсәтү.
Аэропортта төркемебездәге бер кызыбыз белән сөйләшеп киттек, ул күп еллар намазда булса да, ике ел элек кенә яулык япкан икән. Һәм ул миңа: “Минем яулык ябуда синең дә өлешең бар, рәхмәт сиңа”, – дип әйтте. Шуннан мин, видеолар төшермәмен, дип уйлаган җиремнән, Аллаһка тапшырып, төшерәм, дип ниятләдем. Динебезнең матурлыгын, масштабын күбрәк кешеләргә күрсәтәсем килде. Үз “казаныңда кайнаганда” әз кеше генә ислам динен тиешенчә тота шикелле бит ул, ә монда килгәч, дөнья буенча күпме кешенең мөселман икәнен күреп гаҗәпкә каласың.
Ничек өлгерәсең барысына да дигәндә, гел өлгереп бетеп булмый, өлгергән кадәрен генә куеп барам.
– Мәккәдәге кызулык бездәге иң эссе вакыт белән чагыштырырлыкмы?
– Юк, чагыштырырлык түгел, монда бөтенләй башка төрле эсселек. Мәсәлән, интернетта +45 градус дип күрсәтсә дә, чынлыкта урамда +50 градус булгандыр, дип фаразладык. Биредә бик эссе, нәкъ мунчада сыман. Ләкин ул чыдап булмаслык кызулык түгел, чөнки без урамда эсседә йөрсәк тә, мәчетләрдә, кунакханә бүлмәләрендә, автобус салонында да кондиционер эшләп тора. Хаҗиларга бөтен уңайлыклар да көйләнелгән. Ә инде Кәгъбәтуллаһ тирәли тәваф кылганда кешеләр бер-берләренә терәлеп, тыгыз булып үтсәләр дә, шулчак җил исеп куя һәм рәхәт булып китә. Аллаһы Тәгалә авырлыгын да күрсәтә, җиңеллеген дә бирә. Монда андый хикмәтләр бик күп. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, ярдәм иткәнен, юлларны ачканын көн саен сизеп торабыз, шул күңелгә рәхәтлек бирә.
– Аралашучан кеше буларак, чит илдәгеләр белән дә танышырга җай табасың дип күрәбез. Кайсы илләр кешеләре белән сәламләшергә өлгердең?
– Әйе, мин бик аралашучан кеше, әмма кызганычка татарча һәм русчадан башка тел белмим (көлә), ипи-тозлык кына инглиз телен белүем белән аралашырга тырышабыз инде. Ләкин монда шундый хикмәт бар: чит ил кешесе үз телендә сөйләшә, без татар телендә сөйләшәбез, әмма бер-беребезне аңлыйбыз. Безнең кунакханәдә таҗик, төрек милләтеннән булучылар күп, алар белән аралашабыз. Намазда утырганда янәшәбездәге кешеләр белән дә сөйләшкәләп алырга туры килә. Анда да хикмәтле кешеләр очрый. Мәсәлән, Бангладештан булган олы яшьтәге бер апа белән таныштык, ул үзе укый да, яза да белми, бирегә оныгы алып килгән. Башта аңлаша алмадык, оныгы килгәч кенә бер-беребезне аңладык. Монда олы яшьтәгеләр дә, физик мөмкинлекләре чикле булучы кешеләр дә күп. Әле төркемебездә Казаныбызның “Ярдәм” мәчетеннән булган тулысынча сукыр яшь егет белән кызыбыз бар. Кызның исеме Фатыйма. Аларга сокланып торабыз. Сөбханаллаһ! Мөмкинлекләре чикле булса да, тәвәкәлләп шундый зур сәфәргә кузгалганнар. Бу, чыннан да, зур соклану уята торган гамәл.
Шулай ук Индонезия, Пакыстан, Бангладеш, Төркия, Таҗикстаннан булган кардәшләребезне күрдек. Әле менә Мәскәү татарлары белән дә күрешеп алдык. Русча сөйләшкәннәрен ишетеп алып дәштек тә, аннары татарча сөйләшеп киттек. Дус кызыбыз Кырым татарлары белән аралашып алган. Африканың Сомали дәүләтеннән булган кешеләре белән дә аралашып алдык әле. Гомумән, аларның шундый тәрбияле, тәртипле булуларына таң калдым. Алар мөселманнарга хас булган шундый күркәм холык күрсәтә.
– Дога кылуны сорап язучылар күпме, Рәфилә?
– Әйе, дога кылуны сорап язучылар бик күп. Бу максаттан телеграмда аерым пост әзерләдем, һәркем шунда үзенең теләкләрен язып бара, мин тәваф кылганда әкренләп укып барам. Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирсен, кабул булсын иде. Кеше белән Аллаһы Тәгалә арасында бернинди дә арадашчы булмый, бу арадашчы дигән сүз түгел, ләкин изге җирләрдә кылган дога кабул була, дигән сүз бар. Язган кешеләрнекен укып барырга тырышам, ә инде араларында мин күрми калганнар булса: “Йә, Раббым, миннән дога кылуымны сорап язганнарның догаларын кабул кылсаң иде”, – дип сорыйм. Гомрә кылган чакта да шулай ук дога кылуны сорап язучыларның догаларын укыган идем, кайтканнан соң да күпләр: “Кылган догаларың кабул булды, Рәфилә”, – дип язды. Әлбәттә, бу миннән түгел, ә Аллаһы Тәгаләдән генә тора. Аллаһы Тәгалә һәр кешенең догасын кабул кылсын иде. Иң мөһиме үзеңә дога кылырга кирәк һәм инде изге җирләрдә дога кылдырту мөмкинлеге булса, аны да кулдан ычкындырмау мөһим.
– Рәфилә, хис-кичерешләрең белән бүлешүең өчен, Аллаһның рәхмәте булсын сиңа! Кылган хаҗларыгыз, догаларыгыз кабул булсын!
– Әәмин!
Әңгәмәне Айсылу Юлдашева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев