Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яшьләребез сөендерә

Аллаһының рәхмәте булсын, эшләре-тормышлары уң булсын!

Безнең Түбән Шубан авылында, башка авыллардагы кебек үк, яшьләр күп түгел. Алар авылда калмый, шәһәргә китә. Әмма шәһәрдә эшләсәләр,

яшәсәләр дә, алар авылны онытмый. Бигрәк тә без, өлкәннәрне бик хөрмәтли, бүләк-күчтәнәчләр белән сөендереп тора. Өлкәннәр көне уңаенннан авыл,

хуҗалык җитәкчеләре дә зурлап, күп итеп күчтәнәчләр бирә. Аларга өстәп, авылыбыз яшьләре дә, Югары Шубан авылы яшьләре белән үзара

берләшәләр дә, ике авылдагы бөтен өлкәннәргә күчтәнәч өләшәләр. Ураза вакытында да безне сөендерергә онытмыйлар. Аллаһының рәхмәте булсын

аларга, эшләре-тормышлары уң булсын!

 

Гөлирам һәм Шакирҗан Шәриповлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев