Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ислам динендә мәеткә кагылышлы сораулар

1. Зиратны зурайтырга ярыймы?

- Кайберәүләр: «Зиратны зурайтсаң, ул теләк теләп торыр» дигән хорафат сүз йөртәләр. Хорафатка ышану - мәҗүсилек наданлыгы.
Зиратны зурайту Ислам шәригатендә тыелмаган. Ә бәлки, рөхсәт ителгән.
2. Мәрхүм күкрәгенә җәвапнамә куеп күмү дөрес була­мы?
- Ислам шәригатендә бу гамәл тыелган. Аллаһы Тәгаләне шпаргалка белән алдау нияте үзе үк гөнаһ.
3. Мәет янына килгәч, һәр килгән кеше мәеткә дога кылырга тиешме?
- Дога мәетнең җаны өчен - дога күпме генә кылынса да, артык булмас, һәр кеше дә дога кылса, мәетнең җанына җиңеллек артып тора.
4. Мәет күмү җомга вакытына туры килсә ни эшләргә?
- Җомгадан соң җеназа укытыла.
5. Мәет булса, мәҗлесне мәет күмгәнче үткәрергә ярыймы?
- Мәетне беренче чиратта күмү хәерле.
6. Аракы эчеп үлгән кешене имам җирләргә тиешме?
- Эчеп үлү кәферлеккә дәлил түгел. Имам урынына җеназаны башка кеше укый.
7. Кеше бурычлы булып үлсә, анын өстендәге бурычны ничек төшерергә?
- Әлбәттә, бурычка бирүченең үзенә кайтарылса яхшы. Әгәр дә ул дөнья куйган булса, балаларына, туганнарына, балалары, туганнары табылмаса, бер мохтаҗ мөселманга бирү саваплы гамәл булачак.
8. Үлек янында кул бирешеп күрешү ярыймы?
- Үлек янында кул бирешеп күрешү ярый. Әгәр дә Коръән укыла, зикер әйтелә, вәгазь сөйләнә икән, ул вакытта күрешеп йөрелми.
9. Мәет артыннан тәкбир әйтергә ярыймы?
- Җеназа артыннан тәкбир әйтелми. Ислам шәригатендә кабул ителмәгән гамәл.
10. Асылынып үлгән кешенең күмелү тәртибе ничек була?
- Үзләрен үтерүчеләр - бик олы гөнаһлылар. Шулай да аларга җеназа намазы укыла. Мөселманча кабергә куелалар.
11. Мәетне юганда суның билгеләнгән күләме бармы?
- Суны экономияле куллану тиеш, әмма мәетне чистартырлык күләмдә булуы зарур.
12. Мәетне кайчан истинҗа кылдыралар?
- Мәетне юуу тәртибе: истинҗа - тәһарәт - госел.
13. Хәтемне ничек уку яхшырак?
- Тәһарәтле хәлдә, изге ният белән йөзебезне кыйблага юнәлтеп, ихлас тырышлыгыбызны куйсак, яхшы булыр.
igelek.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250