Капчыгыңны карыйм әле, кем күбрәк җыйды икән?!
Кичә православие динен тотучылар Пасха бәйрәмен билгеләп үтте. Иртән-иртүк балалар урамда йомырка җыйды.
Ул йомыркаларны яше-карты җыеп, кызартып, бизәп бәйрәмгә дип әзерләп куйган иде инде. Йомырка янына тәм-томы, конфет-печеньесы да өстәлде. Кибетләрдә бәйрәмнең тагын бер төсе - куличлар да күпләп сатылды. Иртәнге карлы-яңгыр, һава торышының бозылуы да күңелләрне төшермәде, Пасха гореф-гадәтләргә туры килеп узды.Безгә килеп ирешкән фотоларга күз салсак, бу чыннан да шулай.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев