Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кеше ни әйтер

Кеше фикере безгә бер үлчәү булып тора.

Бер вакыт мәчеткә бер апа килде. Ул үзе генә яши, пенсионер, матди хәле дә яхшы түгел. Аның бер ел элек тормыш иптәшен соңгы юлга озаткан идек, ул безне иренең елына, ашка чакырырга килгән. Бу апаны без мәшәкатьләнмәскә, акча түкмәскә үгетлибез, ирегезгә мәчеттә генә дога кылырбыз, аш үткәрү мәҗбүри түгел дибез. Әмма бу апа аш үткәрәм дип үзенекендә торды һәм соңыннан: «Үткәрмичә булмый, кешеләр ни әйтер», — дип аш үткәрүнең чын сәбәбен әйтте.

Безнең күбебезнең тормышы кеше ни әйтер белән бара. Кеше фикере безгә бер үлчәү булып тора. Әйе, әгәр дә без кеше каршында оятка калудан куркып, кеше фикереннән куркып берәр начар эштән, гөнаһтан тыелсак, бу яхшыдыр. Әмма әгәр дә кеше кирәкле эшне эшләүдән, яки кеше ни әйтер, дип үзе эшләргә теләмәгән, аңа файда бирмәгән эшне эшләргә мәҗбүр булса, бу бер дә яхшы түгел. Кайбер кешеләр, кеше көлер дип мәчеткә килүдән куркалар, намазга басудан читенсенәләр, яулык бәйләүдән оялалар. Мөселман кеше һәр эштә иң элек Раббым ни әйтер, Ул миңа ачулы булмасмы дип борчылырга тиеш. Раббыбыз разый булсын бездән иң элек, менә шунысы бик мөһим.

Кеше сүзенә иярү, кешене күңелсез хәлләргә китерергә, хәтта аны һәлак итәргә дә мөмкин. Бер вакытны пәйгамбәребез Гукъбә ибну Әбү Мугыйт дигән кешенең өендә булганда, тегесе иман китерә. Бу хакта Гукъбәнең якын дусты Убәй ибну Хәләф белеп алгач, аңа бик ачулана, кире үгетли, һәм әгәр ул кире элекке диненә кайтмаса, аның белән дуслыгын өзәм һәм аңа дошман булачакмын дип яный. Шуннан соң Гукъбә пәйгамбәр янына килеп, көферлек кылганын, аның динен кире какканын йөзенә бәреп әйтә. Шуннан соң Аллаһ бу хәлгә җавап итеп аять иңдерә: "Ул явыз бу Көндә үкенүдән ике кулын тешләп әйтәчәк: «Ни үкенеч миңа! Шул пәйгамбәр белән бер үк юлны тоткан булсам иде! 28. Ни үкенеч миңа! Шул фәләнне дус итмәгән булсам иде! 29. Миңа [зур мөмкинлек] килгәннән соң, ул [Коръән кебек] зикердән мине тайпылдырды. Шайтан [кешене алдагач] ташлап калдыручан булды. (әл-Фуркан сүрәсе: 28-30). Бу әлеге аятьләр Гукъбә һәм алар кебекләргә бер кисәтү булып тора. Бер вакытны кемдер үкенеп әйтәчәк: «Мине бит мәчеткә чакырганнар иде, ник килмәдем икән», яки: «Нигә мин кеше сүзенә карап намазага басмадым икән», — дияр. Ул Көндә Аллаһ каршында басып торыр һәм аның белән Раббысы арасында беркем дә булмас. Шунда Раббысы аңа әйтер: "Ни өчен син Минем сүзләремне башкалар сүзенә алыштырдың, нигә син Минем ризалыгымны калдырып башкаларның ризалыгына омтылдың. Кара як ягыңа, кайда ул кешеләр? — дияр. Бу көндә инде хаталарны дөресләп булмас.

Пәйгамбәребез әйтте: «Кем Аллаһның ризалыгына омтылып кешеләрнең ачуына дучар булса, кешеләрдән саклаучы буларак Аллаһ аңа җитәр. Ә кем кешеләрнең ризалыгына омтылып, шуның белән Аллаһның ачуына дучар булса, Аллаһ аны шул кешеләр кулына тапшырыр. (Хәдисне Тирмизи китерә). Шуңа охшаган икенче хәдистә: «Кем Аллаһ ризалыгына ирешәм дип, кешеләрнең ачуына ирешсә, Аллаһ ул кешедән риза булыр һәм кешеләрне дә аның белән риза итәр. Кем кешеләрнең ризалыгына омтылып, Аллаһның ачуына дучар булса, Аллаһ аңа ачулы булыр һәм кешеләрне дә аңа ачулы итәр». (Ибну Хиббән).

Кеше сүзенә иярүне, кеше сүзе белән йөрүчеләрне шелтәләп, халык төрле мәзәкләр чыгарган. Без барыбыз да Хуҗа Насретдин улы һәм ишәк белән базарга барган мәзәген ишеткәнебез яки укыганыбыз бардыр. Мәзәк ахырында ул улына: «Син нәрсә генә эшләсәңдә ни генә кылсаң да, кешеләр сине шелтәләргә сәбәп табарлар. Шуңа күрә кеше сүзенә карап йөрүнең бер мәгънәсе дә юктыр. Кеше сүзенә бәйле булуың сиңа яшәргә комачаулар гына», — дип әйтә. Мәзәге мәзәк тә, әмма бу мәзәктә дәрес тә, хаклык та бар бит.

Әмма шунысы да бар, кеше сүзеннән курыкмыйм дип теләсә нәрсә, төрле әдәпсезлекләр эшләп йөрүчеләр дә бар. Болар җәмгыятьтә бозыклык таратучылар булып торалар, мөселман кеше моңа бармас. Аллаһ әйтә: «Кешеләр өчен [мәйданга] чыгарылган өммәтләрнең иң яхшысы сез булдыгыз. Сез яхшылыкны әмер итәсез, начарлыктан тыясыз һәм Аллаһка ышанасыз». (Әл Гыймран сүрәсе: 110)

Тик шулай да мөселман кеше үзе хакында башкаларда ялгыш фикерләр уятырлык эшләрдән дә ерак булырга тиеш. Бер вакытны кич белән пәйгамбәребезнең Сафия исемле хатыны аның янына мәчеткә килде. Пәйгамбәребез аның янына чыгып сөйләшеп торганда, ике кеше узып бара. Алар пәйгамбәребезне ниндидер хатын белән сөйләшеп торганнарын күргәч, адымнарын тизләттеләр. Шунда пәйгамбәребез аларга: "Туктагыз әле, бу минем хатыным Сафия«.— диде. Тегеләр: «Субхәнәллаһ әй Аллаһның рәсүле, бер ни дә юк», — җавап бирделәр. Шунда пәйгамбәр: «Дөреслектә шайтан кешенең кан тамырларыннан йөридер һәм ул сезнең күңелләрегезгә берәр шөбһә салуыннан куркам», — диде.

Әмма мөселман кеше, кеше ни әйтер дип изгелек кылудан һәм Аллаһның әмерләрен үтәүдән тыелып калырга тиеш түгел. Бу мәсьәләдә кеше фикере безгә үлчәү булырга тиеш түгел. Бер мисал итеп пәйгамбәребезнең абыйсы Әбү Талибның үлгәндәге соңы сүзләрен китерәсем килә. Әбү Талиб пәйгамбәребезгә бик күп изгелекләр эшләде, аны гел яклап һәм саклап чыга иде. Әмма Әбү Талиб пәйгамбәребезгә иман китермәде, мөшрик булып калды. Үлем түшәгендә ятканда пәйгамбәребез абыйсы янына килде. Аның янында Мәккәнең абруйлы кешеләре дә җыелган иде. Пәйгамбәребез аңа: «Әй абыем: Ләә иләәһә иллаллааһ, — дип әйт һәм кыямәт көнендә мин сиңа шәфәгать кылырмын», — дип аны соңгы тапкыр иманга чакырды. Халык аңа каршы, бу сүзне әйтә күрмә, атаң Абдул-Муталлибның һәм бабаларың Һәшим һәм Абдул-Маннафның динен ташлама, — дип аны кире үгетләп тордылар. Шунда абыйсы әйтте: «Мин синең хак юлда икәнеңне беләм, әмма мине моның өчен шелтәләрләр дип куркам. Сине үлер алдыннан үзенең абыйсын куркыткан дип әйтерләр, югыйсә бу сүзне әйтеп мин сине шатландырган булыр идем. Юк мин ата-бабаларым динендә калам», — дип имансыз булып үлде. Соңрак барлык гарәпләр дә иман китерделәр, әмма аның иң якын кешесе — абыйсы, кеше сүзенә карап кәфер булып үлде.

Ни кызганыч, кеше сүзеннән куркып иман китерүдән, намазга басудан тыелып калган кешеләр бик күп бит алар.

Әмма әгәр дә кеше башкалардан куркып гөнаһлы эштән тыелса, бу бик яхшы аның өчен, әмма ул кешегә Аллаһтан куркып гөнаһтан тыелмаганы өчен әҗер булмас. Яки кешеләр аның хакында югары фикердә булсыннар, дип изгелек кылса, бу рия булыр, ул кеше гөнаһтан башка бер нигә дә ия булмас. Кыямәт көнендә Аллаһ аңа: сиңа Миндә өлеш юк, бар әҗерен сиңа шул кешеләр түләсенннәр, шулардан сора, дияр. Кешеләр аңа бу көндә ярдәм итә алмаслар, хәтта ата-ана да баласын калдырып качарлар. Бу көндә дөньяви мәхәббәт бетәр, һәр кеше үзе хакында гына уйлар, Аллаһ разый булган мәэминнәрдән кала. «Ул көнне кеше үзенең кардәшеннән качачак. Анасыннан һәм атасыннан да. Хатыныннан һәм улларыннан да. [Чөнки] Ул көнне алардан һәркайсының [башка берни дә уйлый алмаслык] үз эше җитәрлек [булачак]». (Гәбәсә сүрәсе: 34-37)

Шуңа күрә изгелек Аллаһ ризалыны өчен эшләнә һәм гөнаһтан да Аллаһтан куркып тыелырга тиеш мөселман.

Кеше сүзенә иярүнең алты төре бар. Аларның кайберләре мактаулы, ә кайберләре шелтәле:

1. Үзеңнең дәрәҗәңне саклап калу өчен, кешеләр арасында синең хакта төрле сүзләр таралмасын өчен башкалар фикеренә колак салу. Бу мактаулы, әгәр дә монда гөнаһка керү яки изгелекне калдыру булмаса.

2. Халыкның гореф-гадәтендә таралган эшләргә каршы килеп башкаларда ризасызлык уятмау өчен. Әгәр дә бу гореф-гадәтләр дингә каршы килмәсәләр. Мәсәлән, ир кешенең чәчен толымга үреп йөрүдән тыелуы, чөнки бу безнең җәмгыяттә яраксыз эш булып санала.

3. Кешедән, кеше сүзен-нән куркып гөнаһтан тыелу. Бу хуплана, әмма аңа моның өчен әҗер булмас, чөнки гөнаһны Аллаһтан куркып калдырмады.

4. Изгелекләрне кеше тәнкыйтеннән куркып яки кешеләр мактасын дип эшләү. Тыштан караганда бу яхшы кебек, әмма бу кешене һәм җәмгыятне ике йөзлелеккә алып бара, шуңа бу мактаулы түгел. Моның өчен эшләүчегә әҗер булмас, бәлки әле гөнаһ та булыр.

5. Кеше сүзеннән куркып изгелек кылудан яки дини әмерләрне үтәүдән тыелып калу. Бу әлбәттә шелтәле, гөнаһлы эш һәм әлеге кешенең көчсезлеген күрсәтә.

6. Кешеләр шелтәсеннән куркып Аллаһ тыйган, гөнаһлы эшләрне эшләү. Болай эшләү катгый тыела һәм бу кеше башкаларның хөрмәтенә барыбер ирешә алмас.

Марат Сәйфетдинов, Балтач үзәк мәчете.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет