Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кеше өчен иң газиз, иң кадерле – аның исемедер

«Кыямәттә искә алырлар, исемеңне уртага салып»

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.

Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүл-лааһи үә бәракәәтүһ.

Аллаһының рәхмәте белән, «тән» дигән киемгә киенеп, тагын бер җан имтихан өчен дөньяга килде, тагын бер кеше пәйда булды. Ни өчен килде ул? Кайдан килде, кире кая китәчәк? Без «матур» дип сокланып, ләззәтләре артыннан куган, яшәп туеп булмый торган шушы якты дөньяга килгәч, нигә көлеп җибәрмәде, ә елады?

Бала, дөньяга килү белән, шайтанны күрә. Аның елавы – әти- әнисенә һәм барча кешеләргә мөрәҗәгате. Бала нинди дөньяга һәм ни өчен килүен сизә. Шуңа күрә: «Газиз әти-әнием, кешеләр, зинһар өчен, сез мине менә бу күңелсез зат карамагында калдырмагыз, туры юлны табарга ярдәм итегез», – дип, кешелек дөньясына мөрәҗәгать итә.

Бәби туа. Өйгә, гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлә. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә күңелле мәшәкатьләр дә китерә. Аның беренчесе – балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәшләрен уйландыра, борчый, чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кеше үз исеменә шулкадәр күнегә ки, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.

Балага исем кушу – бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә «начар исем начар язмыштан да яманрак» дип әйтелә. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп була. Бүген, кызганычка каршы, электән килгән бик күп матур гадәтләребез югалып барган кебек, күп гаиләләр исем кушуга да җитди карамый. Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари: «Кыямәттә искә алырлар, исемеңне уртага салып», – дип язган. Чөнки кабат кубарылган мәхшәр мәйданында да исемебез белән чакырылачакбыз. Димәк, исем мәңгегә бирелә. Шуның өчен дә балага матур исем сайлау фарыз, бу – әти-әнинең бурычы.

Мәхәллә имамын чакырып, уң ягында азан әйтеп, уң колагына, сул ягында камәт әйтеп, сул колагына «исемең «фәлән» булсын» дип өчәр мәртәбә әйтү, балага тәүфыйк-һидаять теләп дога кылу – сөннәт.

Азан әйткәндә, бала яныннан шайтан качып китә, чөнки шайтаннар Аллаһы исемен ишетүгә качалар. Азан әйтелмәсә, туган вакытта күргән шайтан балага зыян итеп торачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Яшәү – азан белән намаз арасы», – дигән. Азан әйтү – ата-анага гомернең кыс-ка булуын искәртүдә ул. Гомеребезнең бер минуты да заяга үтмәсен, бигрәк тә бала тәрбияләү өчен бирелгән вакыт кадерле булырга тиеш.

Районыбызда 44 мәчет бар, һәркайсында диярлек мөфти тарафыннан билгеләнеп, шаһәдәтнамә бирелгән имам эшли. Исем кушу, җеназа, никах уку фәкать шул имамнар яки алар рөхсәт иткән кешеләр тарафыннан башкарылырга тиеш. Имамга итагать итмәгән кешенең имамы шайтан була. Ул бала янына да шайтаны белән килә. Аннан бала өчен файдага караганда зарары күп. Мәчеттән исем кушарга рөхсәт ителгән кеше булса, ул исем кушканнан соң баланың әти-әнисенә мәчет тарафыннан әзерләнгән бүләкне тапшыра, таныклык бирә, исемен мәхәллә китабына теркәп куя һәм имам аның нинди исем кушканын белеп тора. Менә бу – тәртипкә һәм сөннәткә муафыйк була.

Менә инде ничәнче ел районыбызда «Матур исемнәр» конкурсы үткәрелә. Ел саен ЗАГС хезмәткәрләре белән авылларда татар-мөселман гаиләләрендә нинди исемнәр кушылганын ачыклап, матур исемнәр генә кушкан имамнарга бүләкләр бирелә.

Бала язмышы – ил язмышы, һәрбер әти-әнинең бурычы – үзеннән соң үзенә караганда яхшырак бала тәрбияләп калдыру. Әгәр Аллаһы каршындагы шул бурычыбызны Ул риза булырлык итеп үти алсак, Кыямәт көнендә йөзебез ак, илебезнең, милләтебезнең киләчәге якты, өметле булыр, балаларыбыз Аллаһы Тәгаләдән ана карынында 4 ай 10 көн вакытта кабул итеп алган саф, пакь җаннарын дөнь-яда да саф килеш сак-лый алырлар һәм саф күңел белән дөньядан үтеп, Аллаһының җән-нәтләрендә үз урыннарын табарлар.

Аллаһы Раббыбыз үзебезгә, балаларыбызга, җитәкчеләребезгә тәүфыйк-һидаять биреп, әти-әниләребезнең догасын алырлык итеп, балаларыбызның кайгы-хәсрәтен күрмичә яшәүләребезне насыйп кылсын. Аллаһы үземнең дә белеп, белми кылган гөнаһларымны, мине сөйләгән һәм миңа начарлык теләгәннәрнең дә гөнаһларын ярлыкасын. Бергә җәннәтләрдә очрашырга насыйп булсын.

Җәлил хәзрәт Фазлыев,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин