Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Хатын-кызны гомер буе хөрмәтлик!

Яхшы ирләр, яхшы хатыннар, тәкъва ирләр, тәкъва хатыннар җәннәтле булырлар.


Бөтен галәмне юктан бар итеп, тәрбия кылучы Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез рәхмәтләребез, шөкраналарыбыз булса иде. Аллаһ Раббыбыз тарафыннан галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафага (с.г.в.), аның хөрмәтле гаилә-сенә, барлык сәхабәләренә күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.),   хатын-кызларга кагылышлы бер хәдисе бар. Шушы хәдистә Пәйгамбәребез(с.г.в.): «Аллаһы Тәгалә безгә, ягъни мөселманнарга, түбәндәге васыятьне әйтте: «Сез хатын-кызлар белән матур, йомшак, күркәм мөгамәләдә булыгыз, бу - ирләр өчен вәҗиб, ягъни тиеш булды, чөнки алар - сезнең аналарыгыз, сезнең кыз туганнарыгыз, сезнең кызларыгыз һәм сезнең аналарыгызның туганнары. Берәрегез никахлашып, бер мөселман кызын үзенә хатынлыкка алган икән, аның кимчелекләре булса да, кулыннан эш килмәсә дә, шуңа сабыр итеп, шушы хатынга риза булып, шуның белән матур итеп тормыш корсын», - дип әйткән.
Хатын-кызлар ирләргә караганда көчсезрәк булганга күрә, Аллаһы Тәгалә аларны яклауны ирләргә бурыч итеп куйган һәм без шушы вазифаны үтәргә тиеш тә. Күп кешеләр: «Ислам дине хатын-кызны кимсетә, мыскыллый, анда хатын-кызның бернинди хокукы да юк», - дип әйтәләр. Бу - ялгыш фикер. Әгәр Коръән тәфсирен укып карасак, анда нинди генә эш боерылган булса да, нинди генә эшкә әҗер куелган булса да, ирләр белән хатын-кызлар бертигез җаваплылыкта, дип әйтелгән.

Яхшы ирләр, яхшы хатыннар, тәкъва ирләр, тәкъва хатыннар җәннәтле булырлар.

«Ислам динен риза булып тотучы ирләр вә хатыннарга, вә ышану лазем булган нәрсәләрнең һәммәсенә дә ышанучы ирләр һәм хатыннарга, вә Аллаһка итагать итүче ирләр һәм хатыннарга, вә сүздә һәм гамәлдә туры булган ирләр һәм хатыннарга, сабыр ирләр һәм сабыр хатыннарга, вә күңелләре белән Аллаһка түбәнчелекле булып дин эшләренә мәхәббәт итүче ирләр һәм хатыннарга, вә Аллаһ күрсәткән урыннарга зәкәт вә башка сәдакаларын бирүче ирләр һәм хатыннарга, вә ураза тотучы ирләр һәм хатыннарга, вә зинадан сакланучы ирләр һәм хатыннарга, вә Аллаһны күп зикер итүче ирләр һәм хатыннарга Аллаһ вак гөнаһларына ярлыкауны вә изге гамәлләренә олуг әҗерләр әзерләде».

«Әхзаб / Гаскәрләр», 33:35
Һәм гөнаһлы ирләр, гөнаһлы хатыннар җәһәннәмгә керерләр, ягъни һәрнәрсәдә ирләр белән хатын-кыз тигез. Фәкать шәһитлек бирүдә генә хатын-кызлар ирләр белән тигез каралмаган, чөнки хатын-кыз хискә бирелүчән була, аның вакыйгаларга дөрес бәя бирмәве ихтимал. Хатын-кызның хисләре алданрак йөри. Шуңа күрә ике хатын-кызның шәһитлеге бер ир шәһитлегенә тора. Менә шушы мәсьәләдә генә хатын-кызлар белән ирләр тигез түгел.

Бүтән мәсьәләдә хатын-кызлар белән ирләр тигез, әмма хөрмәтләү, хөрмәт күрсәтү мәсьәләсендә хатын-кызлар, бик күп очракта, ирләрдән өстен дә торалар. Бер сәхабә пәйгамбәребез Мөхәммәдтән(с.г.в.) : «Аллаһтан һәм аның Пәйгамбәреннән соң итагать итәсе кеше кем, мин кемне хөрмәтлим?» - дип сорагач, Пәйгамбәребез: «Әниең», - диде. 3 мәртәбә: «Әниең», - дип, аннан соң гына: «Әтиең»,- дип әйтте. Димәк, Аллаһы Тәгаләгә һәм аның Расүленә итагать иткәннән соң, без иң элек әниләребезгә итагать итәргә тиешбез. Әгәр без әти-әниләребезне рәнҗетеп, аларны тиешенчә тәрбияләмичә, аларга ризасызлык белдереп яшәсәк, намазларыбызны, фарыз гамәлләребезне һич кимчелексез үтәсәк тә, кабул булмаслар. Сират күперен кичкәндә: «намаз укыдыңмы -укыдым», «Аллаһны таныдыңмы - таныдым», «ураза тотыңмы - тоттым», дигән чикләрне үткәндә, «әти-әниеңнең ризалыгын алдыңмы?» - дип сорарлар. Фарызларны үтәп, әти-әнисенең ризалыгын ала алмаган кешеләр шушы киртәне чыга алмаслар, ди, Аллаһ сакласын! Шуңа күрә әни хакы күбрәк. Кыз туганның хакы, ир туганнның хакына караганда, зуррак.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.)неӊ, ирләргә әйткән бер хәдисе бар: «Аллаһы Тәгалә болай дип әйтер: Мин хатын-кызны кәкре кабыргадан яраттым, сез, аны турайтабыз, дип азапланмагыз, сындырырсыз гына, ләкин турайта алмассыз. Шуңа күрә алар белән йомшак мөгамәләдә бу-лыгыз. Аларның кимчелекләренә риза булып яшәгез».

Әмма хатын-кызларга, бигрәк тә никахланган хатын-кызларга таләп тә зур. Алар ирләренең рөхсәтләреннән башка өйдән чыгарга тиеш түгел: кая гына барса да, иренә әйтеп китәргә тиеш. Ир кеше хатыныннан рөхсәт сорамыйча, өеннән чыга ала, хатын-кыз - юк. Кыз карендәшнең хакы да, ир карендәшнекенә караганда зуррак, чөнки кыз кардәш әти-әни йортына барырга, туганының хәлен белергә рөхсәт сорарга тиеш. Бу турыда да хөкем бар. Ирләр хатыннарын әниләренең хәлен белергә озак җибәрмичә торсалар, шулай ук гөнаһлы булырлар. Ир кеше әнисенең хәлен белергә теләгән кыз балага һәрвакыт рөхсәт бирергә тиеш. Рөхсәт бирми икән, гөнаһлы була.

Хатын-кызларның безнең алдыбызда хакы бик зур. Ир кешеләргә гаиләне матди яктан тәэмин итү бурычы йөкләтелгән. Җитмәү булса, моның өчен Аллаһы Тәгалә каршысында ир кеше җавап бирә. Әмма бу хәл хатын-кызларга: «Безнең шул нәрсә юк, бу нәрсә юк», - дип, урамга чыгып, зарланып йөрергә хокук бирми. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Фарызларын үтәүче ирләреннән зарланмаган хатын-кызлар җәннәтле булырлар, - дип әйтә. Никахланып, риза булып яшәгәндә, ир кешегә хатын-кыз булдыксызрак тоелса да, сабыр итәргә тиеш. Хатын-кыз да, ире тиешенчә мал табып бетерә алмаса, моңа шөкранә кылып, риза булып торырга бурычлы. Аларның риза булып, бер-берсенә сабыр булып гомер итүләре - үзе бер гыйбадәт.

Ислам дине буенча да хатын-кызларга таләп бик зур. Алар - нәселне дәвам итүчеләр, алар - безнең киләчәгебезне дәвам итүчеләр, хәл итүчеләр. Шуңа күрә аларга кием мәсьәләсендә дә таләпләр катгыйрак куела. Риза булып кияүгә чыккан, гаилә булып яшәргә килешкән икән, никахлы ир хатынының бизәнеп-төзәнеп, чәчен тузгытып, изүен, аякларын ачып, урамда кемнедер кызыктырып йөрүе кемгә кирәк? Моннан гаилә ныгыймы, үзенә, балаларына, киләсе буынга әйбәт буламы?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.) : «Тиешсез киемнәр белән тиешсез рәвештә урамда йөрсәгез, зәгыйфь иманлы бәндәләрнең сезгә зыян салулары бар. Шуңа күрә сез, хатын-кызлар, урамга артык бизәнеп чыкмагыз. Бизәнеп, матурланып, ирләрегезнең өегезгә кайтканын көтеп торыгыз», - дип әйтә. Ә бүгенге көндә ничек? Хатын-кыз нинди матур киеме бар, нинди бизәнү әйберләре бар, туларны киеп, урамга чыга. Ә ертылып-буялып беткән сәләмәсен киеп, ирен каршылый. Бу - безнең дөрес тәрбия бирмәвебезне күрсәтә. Кайбер очракларда зәгыйфь, авыру, җитлекмәгән балалар тууга да хатын-кызларның үзләрен тиешенчә тотмаулары сәбәп булырга мөмкин. Алар мөселманнарга хас киенеп, мөселманнарча яшәсәләр, акылга зәгыйфь, авыру балаларның тууы бик күпкә ким булыр иде.

Без хатын-кызга ирек куябыз, дип, аларны пычрак булган фермаларга керттек, чүкеч тоттырып тимер юлларга чыгардык, агулы җитештерү хуҗалык тармакларына керттек. Алар бала тәрбияләүдән читләштерелделәр. Бөтен эштә алга китеп, кайберсендә ирләрдән дә уздырып җибәрәләр, акчаны да ирләрдән күбрәк алалар. Әмма Аллаһы Тәгалә тарафыннан аларга куелган вазифа - балалар тәрбияләү. Аларга ана булу вазифасы йөкләнгән. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аларга кием мәсьәләсендә дә, әхлак мәсьәләсендә дә катгый таләпләр куйган. Бозык агачта яхшы җимеш үсми. Аллаһы Тәгаләнең шушы таләпне куюның максаты - нәсел агачын, нәселне дәвам итә торган агачны сәламәт килеш тоту. Аны хатын-кызлар ниндидер кимсетү, ирекне чикләү, дип кабул итте. Хөррияткә чыгып, уңышка ирешәбез дип, бозылдылар. Җимешләр дә бозык. «Исламга кайтабыз, әхлакны төзәтәбез», - дип әйтәбез икән, хатын-кызларыбыз, иң беренче чиратта, милләтнең аналары булырга тиеш. Яхшы балалар үстерүче, үзләреннән соң яхшы буын калдыручы ана булырга тиеш. Ә ирләр гаиләне, тормышны алып баручы көчкә әйләнергә тиеш.

Үзебезне мөселманга саныйбыз икән, «Ләә иләһә илләллаһ, Мүхәммәдүр-Расүлүллаһ», дип әйткәнбез икән, кызларыбызга да яхшы караш булырга тиеш. Аларга без тиешле тәрбияне бирергә тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.)неӊ,  шундый бер сөенечле хәбәре дә бар: «Кем шәригатькә муафыйк итеп, өч кыз бала тәрбияләп үстерә, бу кешегә җәннәт вәҗиб булыр», - дип әйтә. һәм сәхабәләрнең берсе: «Ике кыз үстерсә?» - дип сорагач: «Ике кызны да шәригатькә муафыйк итеп үстерсә, ул кешегә дә җәннәт вәҗиб булыр, - дип әйтә. Ни өчен, чөнки ул милләтне дәвам итүче, динебезне дәвам итүче буын калдыра, ике ана үстергән була ул. Ягъни, әгәр ике кыз баланы шәригатебез кушканча тәрбияләп үстерсә, әҗере җәннәт булыр. Бу бит зур сөенеч.

Без хатын-кызларыбызга булган хөрмәтнең әҗере турында сөйләштек.    Без әниләребезне, балаларыбызны хөрмәтләү  8 нче март көнне генә түгел, ә ел буе, гомер дәвамында булырга тиеш. Пәйгамбәребез безне өйрәтеп, хәдисләрен әйтеп калдыруы боларга дәлил булып тора.


Җәлил хәзрәт Фазлыев,

Татарстанның баш казые.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатын кыз