Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Койма буяганны язма, Корбан ашы иткәнне яз”

Салавыч авылы мәчетенең тышкы өлешендә буяу эшләре башкаручыларны фотога төшергәндә дин юлындагы Гашурә апа шулай ди. 2 сентябрь көнне Салавыч авылы мәчетендә 100ләп кеше катнашында Корбаш ашы уздырганнар икән.

- Мәчеткә корбан итләре тапшыручылар күп булды, - ди Ильяс хәзрәт.- Җәмгысе 125 килограмм тирәсе ит җыелды. Табынга да чыгардык, килалмаучыларга да өләштек, калганы Мәүлед бәйрәменә булыр дидек (анысы 1 декабрьдә икән). Әлеге Корбан ашы чын мәгънәсендә мәхәллә ярдәмендә узды. Табынга да һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты, кемдер токмач җәйде, кемдер пешерде, кемдер күчтәнәчен китерде. Ярдәм йөзеннән акча бирүчеләр дә булды, ул акчаларга кибеттән яшелчә, җиләк-җимеш алдык. Салавыч җирлегендәге пекарня хезмәткәрләре гөбәдия, икмәк, һәм башка төрле камыр ризыклары пешереп бирде. Әнә шулай, бар мәхәллә көче белән табын кора алдык, Мөдәрис Һадиев үтемле вәгазь сөйләде, чыгыш ясаучылар да күп булды. Бәйрәмебез бик матур узды.
Койма буяганнарын да язарга кирәк. Ильяс абый белән Рәхимҗан абзый мәчетне төзек тоталар, менә авылдашларын чакырып буяу һәм башка төзекләндерү эшләрен дә башкарып куйдылар. Көзге өмәне хәтерләтте бу дин әһелләребезнең әлеге гамәле.
Фотолар авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250