Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

"Кремль каршындагы Җәмигъ мәчете яңа Казанны символлаштырачак»

«Мәчетнең бөтен матурлыгы суда чагылачак. Көндез дә шул суга карап, үз-үзенә сокланып торыр, төнлә дә утларда чагылачак. Минемчә, бу бик матур булырга тиеш», — диде мәчетләр буенча белгеч.

Яңа Җәмигъ мәчете Казансу елгасының уң як ярында, ЗАГС бинасы - «касә»дән ерак түгел урында төзеләчәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган сораштыруда катнашкан экспертлар Татарстан хакимиятләренең проектны нәкъ менә шул урында тормышка ашыру карарын бәяләделәр.

Гайдар форумы барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җәмиг мәчете Казансу елгасының уң як ярында төзеләчәк, дип хәбәр итте. "Мәчет төзелү урыны якынча мәгълүм. Без җир участогын формалаштырабыз. Казансуның каршы як ярында,  анда метро да килә, әйбәт күренеш. Әмма безгә килешү процедурасын узарга кирәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Беренче ташын салу быел Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар барышында булыр дип көтелә. Шулай итеп, озак вакытлар булачак мәчет тирәсендә сакланган интрига хәл ителде. Экспертлар фикеренчә, мондый Җәмигъ мәчете Казанга бик кирәк һәм шул ук вакытта Татарстан башкаласының бу өлешендәге йөзен сизелерлек үзгәртәчәк.

«Казансуның уң як ярын сайлау мәчетнең елга панорамасында яхшы кабул ителәчәгенә, Киров дамбасы, Миллениум күперләреннән елга белән берлектә күренеп торачак», — диде ул.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Казан ханлыгы чорыннан бирле Россиядә елга буенда бер генә мәчет тә булмавын үзенчәлекле хәл, дип саный архитектор.

«Мәчетнең бөтен матурлыгы суда чагылачак. Көндез дә шул суга карап, үз-үзенә сокланып торыр, төнлә дә утларда чагылачак. Минемчә, бу бик матур булырга тиеш», — диде мәчетләр буенча белгеч.

Айвар Саттаров искәрткәнчә, ул элегрәк тә Җәмигъ мәчетен уң як ярда төзергә тәкъдим иткән булган.

«Мин инде берничә тапкыр әйттем, Казан Кремле каршында Җәмигъ мәчетен төзү — бу дөрес. Беренчедән, ул яңа Казанны символлаштырачак. Сул як яр — иске Казан, ә уңы — яңа Казан, XXI гасыр шәһәре. Һәм бу мәчет ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан төзеләчәк, шуңа күрә аның шәһәрнең яңа үсеш алган өлешендә торачагы бик мантыйкый», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Тулырак:ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәмиг мәчете

erid: 2Vtzqv1AZW9