Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Куаныч та, кызганыч та: әти-әни баласының ятлау өчен стенага язып элгән догаларын өйрәнеп, намазга басты

2023-2024 уку елында әхлак дәресләре укытыла башлауга чирек гасыр була!

Гаяз Исхакый әхлакый һәм дини тәрбиянең бер-берсенә үрелгән һәм гаять мөһим икәнен аңлатып: «Әвәл әхлак бозыла, икенчедән дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә» — дип язган.

Димәк, заманында тамырларына балта чабылган дини гыйлемне кайтару бик мөһим — юкса милләтнең юкка чыгу куркынычы яный.

Балтач — элек-электән үзенең күренекле дин галимнәре, атаклы мәдрәсәләреннән чыккан бай гыйлемле шәкертләре, имамнары белән данлы ак як.
1998 елда мөфти Госман хәзрәтләре Балтачка килә. Район җитәкчесе Марат Әхмәтов очрашуда Җәлил хәзрәттән: «Нәрсә кирәк, нәрсә белән ярдәм итим?» — дип сорый. Хәзрәт: «Мәктәпләрдә бер дәрес, әхлак дәресе кирәк», — ди. Нәтиҗәдә, соңгы чиректә 4 мәктәптә әхлак дәресе укытыла башлый.

Яңа (1998-1999) уку елыннан районның күп мәктәпләрендә дәресләр уңышлы башланып китә.

2023-2024 уку елында әхлак дәресләре укытыла башлауга чирек гасыр була!

Бу елларда без нәрсәгә ирештек, районда нинди күркәм үзгәрешләр булды? Телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне үстерүгә, балаларны, өлкәннәрне ислам кануннары белән яшәргә өйрәтергә әхлак мөгаллимнәре нинди өлеш кертте? Шул турыда уйлану — нәтиҗәләремне сезгә дә җиткерәсем килә.
Дәресләр әвәл факультатив итеп атнага 2 сәгать укытылды. Соңрак мәктәптән тыш эшләр үзәгендә социаль-педагогик түгәрәк булып теркәлде.

Һәр чиреккә бер районкүләм, республикакүләм ачык дәресләр карап, анализлап, тәҗрибә тупладык. Бер-беребездән өйрәндек, программа, дәресләр камилләште. Чит төбәкләрдән килгән мөгаллим, имамнарны өйрәттек. Мөфти хәзрәтләре Госман Исхакый, Камил Сәмигуллин һәм мәртәбәле дин галимнәренең киңәш-тәкъдимнәрен тыңлап, Равил Фәйзуллин кебек күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре дә дәресләргә югары бәя бирде. Мөфти хәзрәтләре Илдус Фәиз мөгаллимнәрнең елга 4-5 республикакүләм ачык дәрес бирүен «батырлыкка тиң гамәл», — дип бәяләде.

Кыскасы, 25 ел дәвамында без дә үстек, өйрәндек, башкаларны да өйрәттек; хезмәтебезнең әһәмиятен аңлап, теләктәшлек, ярдәм күрсәтүчеләр саны артты.
Күпләр әхлак дәресләре укытырга дөньяви белемнең генә җитмәвен аңлап, мәдрәсәдә укып, белемнәрен дә, иманнарын да ныгытты.

Бу дәресләр балаларның гына түгел, әти-әни, әби- бабаларының да исламга килеп, намазга басуына, Аллаһ риза булырдай гамәлләр кылып яшәвенә китерде.

Районда мәчетсез татар авыллары юк диярлек һәм аларның ишекләре һәрчак ачык, анда азан яңгырый, халык көннән-көн күбрәк мәчетләргә тартыла, Аллаһ кушканча яшәргә омтыла.

Әхлак дәресләре укыту мөгаллимнәргә нәрсә бирде?

Җәлил хәзрәт тәкъдиме белән мин 2006 елдан әхлак дәресләре укыта башладым, 47 еллык педагогик хезмәтемнең 15 елы шушы игелекле хезмәттә үтте. Бу еллар рухи дөньямны, хыял-теләкләремне үзгәртте.

Әхлак укытуның тәүге елларында хәзрәт дәресләрне укытуга мөгаллимнәрне үзе сайлап ала, ипләп-җайлап күндерә, китаплар бүләк итә. Димәк, ул кешенең рухындагы иман нурын тоемлап, киңәшләре, уен-көлкеле тәнкыйте аша аңа хак юлны күрсәткән.

Бу дәресләрне мәктәптә укыту четерекле; ул ФГОСТ таләпләренә туры килергә, Ислам динен ныклап өйрәтүне дә эченә алырга тиеш. Әвәл хәзрәтнең «Әхлак һәм дин тарихы» укыту программасы белән эшләдек, 2010 елда иң уңышлы дәрес эшкәртмәләрен туплап «Иман» нәшриятында «Әхлак дәресләре», 2015 нче елда «Әхлак — иман көзгесе» исеме белән икенче җыентык басылды.

Бу кулланмалар республиканың күп төбәкләренә таратылды. Гөлфәния Фазлыеваның «Әдәп орлыклары» җыентыгы балалар бакчасы тәрбиячеләренә шөгыльләр үткәрүдә зур ярдәмлек булды. Чит төбәкләрдәге мөгаллимнәр тарафыннан бирелгән уңай бәяләмәләр безнең дөрес юлда икәнебезне дәлилләүче, алга таба эшләргә рухландыручы стимул иде.

Районда әхлак дәресләре укытуның күркәм нәтиҗәләре күз алдында. Балалар урамда «әссәләмегәләйкем вә рахматуллаһи вә бәрәкәтүһ» дип исәнләшә. Һәр эшне «Бисмилләһиррахманир рахим» — дип башлый. Коръән-Кәрим белән танышып, аның белән гамәл кылырга өйрәнәләр. Программаның өченче уку елында гарәп графикасы, Коръән уку кагыйдәләре белән таныштырабыз.

Элек әби-бабай оныкларын тәрбияләсә, хәзер оныклары әби-бабаларын, әти-әниләрен телефон, телевизордан аерып, җитәкләп мәчеткә алып китә.

Куаныч та, кызганыч та, әти-әни баласының ятлау өчен стенага язып элгән догаларын өйрәнеп, намазга басты.

Бала гаиләне хәләлне харамнан аерырга өйрәтте. Аның: «Безнең әти хәзер эчми», — дигән сүзләрен ишетү ни куаныч! Бервакыт авыл буйлап сәяхәт итәбез. Бер кибет яныннан үткәндә укучым: «Апа, бу кибетне ябарга кирәк, анда хәмер саталар!», — димәсенме!

Укучыларыбыз дини бәйгеләрдә җиңү яулый, азан әйтә белә, тәравих намазларына йөри. Авылда күп туйлар, исем кушу йолалары, юбилейлар хәмерсез уза.
Риваять: «Аллаһы Тәгалә бер усал, начар ниятле кавемне юк итәргә теләгән. Шулчак әлеге кавем балалары Коръән укып җибәргән һәм Аллаһ: «Юк, боларны юк итәргә ярамый, бу өметсез кавем түгел, аларның балалары Коръән укый» — дигән. Димәк, без өметсез кавем түгел, безнең киләчәгебез бар!

2015-2016 елдан мәктәпләрдә хәләл ризык бирелә башлады. Баласының таләбен үтәп, күп гаилә хәләл туклануга күчте. 

Кеше кыйбласын югалтса, аракы эчеп, наркотик кулланып, төрле секталарга табынып җанына тынычлык эзләргә мөмкин. Шуңа балага Коръән-Кәримне уку җан тынычлыгы бирүен, яманнан тыюын аңлату мөһим.

Әхлак дәресләре укыган балаларның күбесе мәдрәсәдә, хәтта, чит илләрдә белем ала. Күп иманнарыбыз дингә әхлак дәресләре аша килгән.

Мисалларга артык тукталмастан, әхлак мөгаллиме Басыйр хәзрәтнең уртанчы улы Равил озак еллар Гарәпстанда белем алган. Бүген Казан югары дини уку йортында белем бирә, Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы. Икенче улы Рамил Бикбаев Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы. «Ислам динен кабул итүгә 1000ел» исемендәге мәдрәсәнең мөгаллиме һәм Балтач бүлегенең директоры. Килене Айгөл Хәлиуллина хезмәтен әхлак укыту белән башлап, "Мәърифәт мәркәзе«н җитәкли. Гөлнур Мифтахова әхлак мөгаллимәсеннән мәдрәсә мөгаллимәсе дәрәҗәсенә җитте.

Әхлак дәресләре укыту мөгаллимнәргә иманга, исламга килү юлы гына булмыйча, олуг мәртәбәләргә, халык ихтирамына ирешү юлы да булды.

Мәсәлән, барча мөгаллимнәр Җәлил хәзрәт кулыннан Коръән-Кәрим китабы алды. Күпләребез (һәм мин дә) мөфти хәзрәтләре Госман Исхаков, Камил Сәмигуллин кулыннан Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр алдылар. Минем өчен иң олуг бүләк — Татарстан Диния Нәзарәте оештырган «Минем халкым. Минем динем» бәйгесендә җиңеп, Изге хаҗ сәфәренә юллама алу иде. Аннан кайткач, дини белемем җитәрлек булмавын аңлап, мәдрәсәгә укырга килдем.
«Наз» тернәкләндерү үзәгендә әхлак укытучылар өчен махсус төркем оештырылып, безнең белән бергә республиканың олуг абыстае Рәшидә Исхакый да сәламәтлеген ныгытты. Дөресрәге, ул безнең мөгаллимебез, остазыбыз иде.

Әхлак мөгаллимнәре аралашу — тәҗрибә уртаклашу, гыйлемнәрен баету максатыннан күп сәяхәтләрдә булып, фәнни гамәли конференцияләрдә чыгыш ясап, матур нәтиҗәләргә иреште. Аеруча истә калганы — Әлмәт районы Кичү-Чат мәктәбендә ачык дәресләр карап Ризаэддин Фәхретдиннең музей-йортында сәяхәт кылу булды.

2009 елдан районыбызда чын мөселман бәйрәме — балалар Сабан туе үткәрелә башлады. Һәм бу бәйрәмнең даны бар дөньяга таралды. Ел да Бөрбашта үтүче бу чарага хәтта чит илләрдән кунаклар кайта. 

Яңа башлангыч — мөгаллимнәр тырышлыгы белән үткәрелүче мөнәҗәтләр бәйгесе дә гореф-гадәтләр, тарихи ядкарьләрне саклаучы күркәм чара.

Пәйгамбәребез с. г. в әйткән «Дөреслектә — Аллаһ эшләгән эшләрен камил рәвештә башкарган кешеләрне ярата».

Тәрбия процессында, Коръән-Кәрим сүрәләрен кулланышка кертеп, аңлату мөмкинлеге күп. Мисалы — «Фатиха» сүрәсе (6-7а) «И, Раббым! Безне туры юлга күндер... сине ачуландырмаган һәм ак юлдан адаштырмаган кешеләр юлына ирештер» — диелгән.

Коръәннең мәгънәсен аңлаган шәхес кенә, башкалар белән яхшы мөнәсәбәттә, киң күңелле була.

Әхлак мөгаллимнәре Коръән-Кәримне кулланма итеп алып, баланы Аллаһ кушканнарны үтәп, ул тыйганнардан тыелып яшәргә өйрәтсен. Иң зур теләгем —

Ислам кануннары нигезендә әхлак дәресләре укыту республиканың барлык мәктәпләренә кертелсә иде. Әмин!

Әминә Мөхәммәтҗанова, әхлак мөлаллимәсе,

Шубан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев