Күңелләрне сафлый торган бәйрәм
16 июньдә мөселманнар дөньясы иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтә
Корбан гаете бәйрәме — Аллаһ әмер иткән олуг гыйбадәт көне, безне юктан бар иткән, чиксез нигъмәтләре белән куандырып торган Раббыбызга шөкераналар кылып, итәгать итүне чагылдыра. Ул мөселманнар арасындагы барлык аерымлыкларны бетерә, аларны якынайта һәм адәм балалары арасында дуслык һәм бердәмлек хисләрен көчәйтүгә китерә, чөнки бәйрәм көннәрендә мөселманнар изге гамәлләрне үзләренең якыннарына карата гына түгел, бәлки барлык кешеләргә карата кылырга омтылалар, садака бирергә ашыгалар, шулай ук корбан итен бүләк сыйфатында тапшыралар. Татарстанның Баш казые, Балтач район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев белән әңгәмәбез әнә шулар хакында.
— Җәлил хәзрәт, корбан чалу турында бер-ике генә сүз…
— Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга үзенең чиксез сәламен, киң рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде!
Корбан чалу Ибраһим галәйһиссәләм заманыннан безгә вәҗиб булып калган. Байлыгы булган һәр гаиләгә корбан чалу мәҗбүри. Йорт хуҗасы исеменнән корбан чалу күркәм. Корбан чалыр өчен дөя, сыер, сарык, кәҗә, куй шикелле хайваннар яраклы. Аларның ниндиләрен корбанга чалырга мөмкин, бу турыда күп әйтелә, кабатланып тормыйм. Шуны гына искәртәм — чалына торган хайванның күзе сукыр булмасын, әгъзаларының да сәламәт булуы шарт. Колагы яки койрыгы өчтән бер өлешеннән дә зуррак киселгән булса, корбанга чалырга ярамый, мөгезсез булса — ярый. Печкән хайванны корбанга чалу дөрес.
— Хәзрәт, корбан чалыну вакыты турында…
— Корбанлык малны гает көнне, гаеттән чыккач, шулай ук гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Гаетнең өченче көнендә, кояш баеганнан соң чалу инде дөрес булмый. Берәү корбанлык таба алмыйчамы, йә булмаса, җае килмичәме, мал чалалмыйча калса, ул кеше мал бәһасен садака итеп өләшергә тиеш. Корбанга чалырга дип ниятләгән хайваннарның йонын алмасаң — әйбәтрәк. Инде йоны алынган икән, аны үз гаиләңдә генә файдалану шарт, йә сатып, акчасын, йә йон килеш садака итеп бирсәң ярый.
— Корбанны кем чалырга тиеш һәм аңа карата аерым таләпләр бармы?
— Корбанны гаилә башлыгы чалса, күркәм. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында моны башкара алмый икән, башка мөселман кешесе дә чала ала. Корбан чалучы тәһарәтле һәм, һичшиксез, госелле булырга тиеш. Без корбан чалганда шуны аңларга тиеш: Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Бу хакта Аллаһы Раббыбыз Коръәндә үзе әйтә: «Корбанга чалынган хайваннарның ни ите, ни каны Аллаһыга түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә» («Хаҗ» сүрәсе, 37 нче аять). Ел саен корбан чалу — Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер кылып, тәкъва булып, Аның рәхмәтенә якынаю өчен бер мөмкинлек.
— Бу гамәлне башкарыр алдыннан нинди дога укыла?
— Корбан чалыр алдыннан корбан иясе яки бугазлаучы, хайванга карап, «Әл-Әнгам» («Терлекләр») сүрәсеннән бер аять укый: «Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсукии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ» — Әй, Аллаһ, тәхкыйк, минем намазым вә гыйбадәтләрем вә тереклегем һәм үлмәклегем барча галәмнең хуҗасы булган Аллаһ Тәгалә өчен вә Аның кодрәтендәдер. Ул Аллаһ Тәгаләнең һич шәрике юктыр. Шуннан соң: йа, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың. Догасын гарәпчә укый алмаган кеше: «Йа, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз — барысы да Синең ризалыгың өчен генә, Синең һич тиңдәшең юк», — дип әйтергә тиеш. «Йа, Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», — дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», — дип, корбан чалганда бернинди гөнаһ та юк. Һәм инде ике рәкәгать нәфел намазы уку да киңәш ителә. Монысы мәҗбүри түгел. Кемнеңдер мөмкинлеге, вакыты булып бер кеше, ике рәкәгать намаз укый икән, бу хуплана гына. Шулай ук бу намаз укылмады инде, дип кайгыру да һич урынлы түгел. Укыса, савабы була. Нәфел намазы ул биш вакыт намаз укучыга гына дөрес була. Шуңа күрә, корбан намазы укылмаган, дип борчылмаска кирәк.
Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешерә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев