Кышкы айларның фазыйләте
Бөек Аллаһ әйтте: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар иттем» («әз-Зәрият», 56).
Мөхтәрәм кардәшләрем!
Әлхәмдүлилләһи раббил гәәлә мииин...
Олуг һәм Бөек булган Аллаһ Үзенең Изге китабында безне, ягъни кешеләрне бер олы максат өчен яратканын аңлатты. Ул максат — бөтен төр гыйбадәтләрне Аның бер Үзенә генә кылу, чөнки Аның тиңдәше юк.
Бөек Аллаһ әйтте: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне бары тик Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар иттем» («әз-Зәрият», 56).
Шулай ук Ул әйтте: «Аларга Аллаһка, Аның динендә ихласлы булып, гыйбадәт кылырга, хәниф (бер Аллаһка табынучы) буларак, намазларын үтәргә һәм зәкятләрен түләргә әмер ителде. Шушы дин — иң дөрес дин» («әл-Бәййинә», 5).
Аллаһы Тәгалә Үзенең бөек Китабында Үзе турында: — Ул шул, кем алыштыра төнне көн белән һәм алыштыра көнне төн белән, диде һәм бу безгә Аның тарафыннан бирелгән зур нигъмәт. Көндезләрен без эшлибез, ашыйбыз, төрле мәшәкатьләргә чумып, кояш баеганын, көн үткәнен дә тоймый калабыз. Төннәрен исә безнең тәнебез ял итә, иртәгесе көн өчен көч-куәт җыя. Күз алдыбызга китерик — гел төн генә яисә гел көн генә булса, ни булыр иде, без адәм балалары бүгенгесе кебек яши алыр идекме? Димәк, без үзебезгә Аллаһ тарафыннан бирелгән вакытны, мөмкинлекләрдән дөрес файдалана белергә тиешбез. Вакыт үтә һәм вакыт үткән саен безнең тормышыбыз да кыскара. Кыска мизгелләрдән генә торган ул тормышыбыз кисәк өзелсә һәм кеше Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән мөмкинлекләрне дөрес кулланмаса, без, адәмнәр бик нык үкенечтә булачакбыз. Билгеле бер хәдистә әйтелгәнчә, адәм баласы вафат булганнан соң, аңардан иң беренче: вакытыңны кая сарыф иттең, дип соралачак. Димәк, безгә җибәрелгән вакытның кадерен белергә тиешбез, беребез дә гомеребезнең соңгы ноктасы кайчан куеласын белмибез.
Менә Аллаһның шөкере белән кыш айларына кердек һәм кыскача бу салкын вакытларның, бу ел фасылының фазыйләтләренә тукталып китик әле.
Бөек сәхәбә Гомәр (р. г) бу вакыт турында: кыш — ул гыйбәдәт кылучының ганимәте, ягъни байлыгы, ди. Шулай ук Мәсгүт (р. г.): — Хуш килдең кыш, ул вакытта бәрәкат иңә, төннәр озыная кыямнар өчен һәм көннәр кыскара ураза өчен, ди.
Боларга өстәп Хәсән (р. г.) сүзләрен дә китерәбез: — Мөэмин өчен иң яхшы вакыт — кыш, аның төне озын һәм ул (мөэмин) төннәрен торгыза намазда һәм аның көннәре кыска һәм ул аларны уразада үткәрә.
Димәк, без кыш айларын файдалы итеп үткәрү мөмкинлекләрен кулланырга тиешбез. Бу салкын вакытлар безгә үзебезнең өйләребезнең җылы булуына дә, кигән киемнәребезнең булына да шөкер итәргә тиешле икәнлегебезне искә төшерә. Менә җир өстен ап-ак итеп кар каплап китте, бар дөньябыз ачылды, яктырды, кар көрисе бар инде, дип зарланмыйча без яуган карга да шөкер итәргә тиешбез.
Шөкер итүнең бер юлы — ул да булса, фарыз намазларын вакытында укып, төнлә тәһәҗҗүд намазларына торып, догада булу, көндезләрен исә, мөмкинлек булса, ураза тоту. Әйдәгез, җәй көннәрендә ураза тоткан вакытларны искә алыйк әле: унтугыз сәгать ашау-эчүдән, бозык уйлардан, начар гамәлләрдән, калебеңне изгелеккә юнәлтеп тору беребезгә дә җиңел булмагандыр. Ә кыш көне ураза тоту вакыты ике-өч тапкырга диярлек кыскара бит. Бу безгә бирелгән зур нигъмәт. Уразабызны озак көннәр тота алмасак, атнаның дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тотыйк, нәфесебезне богауларга өйрәник. Көннәр кыска булу сәбәпле фарыз намазлар арасы да кыска, шунлыктан аларны вакытында башкару мөһим. Иртәнге намазларыбызны да мәчеткә килеп укырга мөмкинлек бар, җәй айларында кебек төнге сәгать бердә, икедә килеп укыйсы түгел. Кичләребез озын һәм эшләребез дә күп түгел, димәк, мәчетләребезгә килеп, бигрәк тә ястү һәм әйткәнемчә иртәнге намазны мәчетләребездә бергә уку максатка яраклы. Пәйгәмбәребез (с. г. в.) әйткән:
«Ястү намазын җәмәгать белән укыган кеше ярты төн буе намаз кылучыга тиң. Ә кем җәмәгать белән ястү намазын һәм иртәнге намазны укыса, бөтен төн буенча гел намаз кылучыга тиң. (Имам Тирмизи)
Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм шулай ук икенче хәдисендә: «Биш вакыт фарыз намазлардан кала намазларның иң яхшысы — төнге намаз». Шулай ук, «Тәһәҗҗүд намазын кылыгыз! Ул — сездән алда килгән игелекле кешеләр өчен гадәти булган. Ул Раббыгызга якынайта, начарлыктан коткара һәм гөнаһлардан саклый!», дигән хәдисне дә истә тотыйк. («Мөстәдрак», Хәким)
Сөйләгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясый алабыз. Кышкы көннәрнең кадерен белеп, намазларыбызны укып, мөмкинлектән чыгып уразаларыбыз тотып, Аллаһка, Аның илчесенә, итагать итеп, кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан тыелып яшәсәк иде, чөнки:
— кем ширектән (Аллаһка тиңдәшлек китерүдән) сакланып, чын ихластан Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылса һәм Аның илчесенә (с. г. в.) иярсә, шул мөселман булыр. Андый кешегә җәннәткә керү һәм җәһәннәм утыннан котылу вәгьдә ителде.
— Кем тиешле булган гыйбадәтләрне үтәп, Аллаһ Тәгалә әмер иткән эшләргә буйсынса һәм тыйган нәрсәләрдән тыелса, шул Аллаһның иманлы һәм тәкъва колларыннан булыр, шундыйларны Аллаһ газаплардан имин кылды, аларга бу дөньяда һәм ахирәттә бөек фазыйләтләр, зур саваплар вәгьдә итте.
— Кем тиешле һәм мөстәхәб булган гамәлләрне камил рәвештә кылса, хәрам белән мәкруһ гамәлләрдән ерагайса, Аллаһның Үзен күргән шикелле, Аңа гыйбадәт кылса, шул Аллаһның олы дәрәҗәсендәге колларыннан булыр, аларга Аллаһ җәннәттә иң зур дәрәҗәләр вәгьдә итте.
Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә ил көннәребезгә иминлек, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйкъ һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен.
Рамил Гыйлманов,
Балтач бистәсе «Ислам нуры» мәчете имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев