Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәлил хәзрәт хәзинәсе

Бу көннәрдә Җәлил хәзрәт Фазлыев турында матбугат чаралары шактый шаулады. Шауламаслык та түгел, республиканың баш казые, Балтач районының Бөрбаш авылында гомер итүче хәз¬рәтебез үзенең 60 яшьлеген бәйрәм итте.

Бу шәхес турында күпме генә язсаң да, ничә генә китап чыгарсаң да, ул укылмаган китап кебек. Аның белән күбрәк аралашкан саен, кызыклы яклары ачыла бара. Хәзрәт кенә түгел, аның хатыны Гөлфәния ханым да - шундый кеше. Хәер, Җәлил хәз¬рәт ышыгында ул үзенең талантын башкаларга ачып салырга ашыкмады, конкурсларда, бәйгеләрдә дә катнашмады. Бөрбаш балалар бакчасына Арча педагогия училищесын тәмамлап килгән иде. Шуннан авылда торып калды. Балалар бакчасы ачылган беренче көннән эш¬ләгән бердәнбер тәр¬бия¬че ул. 35 ел эшләү дәверендә аның тәҗрибәсен өйрәнергә бик күп тәрбиячеләр бакчага үзләре килде. Район, республика күләмендә семинарлар да шактый узды.
- Ул - әхлак тәрбиясе буенча үзенең методикасын, планын булдырган тәрбияче, - ди Бөрбаш балалар бакчасы мөдире Рузалия Шәрифуллина. - Тәҗрибәсен китап итеп тә чыгарды. Аның эш архивы бакчабызда саклана. Узган ел лаеклы ялга китәм дигәч, безгә бик ямансу булып калды. Балаларга бер тапкыр да тавыш күтәрмәде, кычкырмады. Аның үзе генә белгән алымы бар, аны балалар йотлыгып тыңлады. Гади генә әйберне дә икенче күз¬лектән аңлата белде. Кайвакыт үзебез дә исебез китеп тыңлап тора идек. Хәзерге тәрбиячеләргә гел әйтәм, Гөлфәния апагызны чакырып, мастер-класс уздырырга кирәк, аның кебек эшләргә өйрәнегез, дим.
- Гөлфәния апаның дикциясе шулкадәр яхшы, ул һәр сүзне йотып алырлык итеп әйтә, - ди Рузалия ханым. - Тәрбиячеләргә, әти-әниләргә аның балалар бе¬лән эшләвен карап тору - үзе зур тормыш мәктәбе. Мин үзем дә тәрбия мәсьәләсендә аннан киңәшләр алам.
Алмаслык та түгел шул. Ризык әдәбе, изгелек эшләү, дини бәйрәмнәрнең асылын ул шулкадәр итеп бирә белгән ки, балалар авыз ачып тыңлап утырганнар да өйләренә кайтып сөйли торган булганнар. Гаиләне ныгыту, әби-бабайны, әти-әнине хөрмәт итүне дә балаларга сеңдерә белгән. "Балалар өчен язылган заманча шигырьләрдән дә менә дигән әхлак дәресләре уздыра иде", - ди бакча мөдире. Балалар бакчасында Гөлфәния апаның оста рәссам булуын, фортепианода уйнап җырлавын да әйтәләр.
- Татар бизәге кирәк дисәк, карандаш белән дә сызып тормыйча, кайчы ала да кисеп бирә иде. Ул безнең бакчаның зур табышы булды. Андый тәрбияче - бик күп бакчаларның хыялы, - ди Рузалия ханым.
Менә шундый үзгә тәрбияченең сабырлыгына да таң калырлык. Җәлил хәз¬рәтнең дин юлында үрләр яулавында да хатынының тырышлыгы зур. Гөлфәния апа хәзрәт өчен мөмкин¬лекләр ачты. Авыл җирен¬дәге бар мәшәкатьне үз өстенә алып, Җәлил абыйга дин юлыннан китәргә тулы ирек бирде. Ул чакта берсеннән-берсе кеч¬кенә өч бала, каенана-кае¬ната, абзар тулы терлек иде...
Тормышында Гөлфәния апаның искиткеч зур роль уйнавын хәзрәт гел әйтеп тора. "Мин үзем - корырак кеше, Гөлфәниягә тормыш итәр өчен күпме уңай¬лыклар тудырганмындыр, белмим, әмма ул миңа эшләр өчен, тормыш алып барыр өчен кулыннан килгәнен дә, булдыра алмастаен да эшләде", - ди.
Шундый күркәм гаиләдә тәрбияләнгән балалар да җылы мөнәсәбәтләрне күреп үсте. "Әтием белән әнием бер-берсен тулыландырып (әтием - кызуырак кеше, ә әнием сабыр), башкаларга үрнәк булып, бик матур итеп тормыш алып баралар. Матур сүзләр әйтеп төчеләнергә яратмасалар да, аларның бер-берләренә булган мәхәб-бәте, ихтирамы гамәлләрендә ачык чагыла. Без һәрчак аларга карап сокланабыз", - ди кызлары Айсылу.
http://vatantat.ru/index.php?pg=2338

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250