Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәчеткә булган сәяхәтне укучылар бик ошаткан (фото)

Балалар: «Бу очрашу бик тиз беткән кебек булды, Яңа елдан соң без анда тагын барачакбыз әле», дип сөенеп, киләсе очрашуларга кадәр мәчет белән саубуллашып киттеләр.

Шушы көннәрдә Балтач урта мәктәбенең 3а сыйныфы укучылары үзәк мәчеттә кунакта булдылар.

Биредә укучыларны мәчетнең эшчәнлеге белән таныштырып, анда белем алып булганлыгы турында да сөйләгәннәр.  Укучылар мәчетнең зурлыгыннан, матурлыгыннан, анда тыныч булуына сокланганнар. Шулай ук егетләр һәм кызларны тәмле чәй белән дә сыйлаганнар.

Балалар: «Бу очрашу бик тиз беткән кебек булды, Яңа елдан соң без анда тагын барачакбыз әле», дип сөенеп, киләсе очрашуларга кадәр мәчет белән саубуллашып киттеләр.

Шундый очрашу оештырып, балаларга дини, әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш керткән укытучыларыбыз Рәзинә Галимуллина һәм Лилия Фазуллинага зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев