Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәчетләрне килгән кешеләр белән бизәргә кирәк

Пәнҗешәмбе көнне Балтач үзәк мәчетендә имамнарның чираттагы март ае утырышы булып узды.

Җыелышны район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Анда рамазан аена әзерлек эшләре, балалар арасында намаз уку, шулай ук Коръән уку бәйгеләрен оештыру мәсьәләләре каралды. Бу бәйгеләрнең беренчесе Балтач бистәсе Раиф мәчете һәм “Ислам нуры” мәчетләрендә уздырылачак. Ә Коръән уку бәйгесенә килгәндә ул Норма җирлегенең Кариле һәм Норма мәчетләрендә оештырылачак, дип фаразланды.
    Җыелышны алып барган Җәлил хәзрәт Фазлыев рамазан аенда мәчетләребез чиста булырга һәм намаздан соң авыз ачу мөмкинлеген тудырырга кирәклеген әйтеп узды. Ә инде мәчетләрне бизәү мәсьәләсенә килгәндә, мәчетләрне утлар, язулар белән түгел, ә мәчеткә намазга йөрүчелеләрнең санын арттыру белән бизәргә кирәклеген ассызыклап әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев