Мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Мәчеткә йөрүнең файдаларын санап бетергесез.
1. Мәчеткә уң аяктан атлап керү, чыкканда сул аяктан чыгу.
2. Мәчеткә кергәндә һәм чыкканда тиешле догаларны уку (алар мәчетләрдә, гадәттә ишекләргә, керү урыннарына куелган).
3. Мәчеттә чисталыкны саклау.
4. Шаулашмаска һәм дөньяви эшләр турында сүз алып бармаска.
Мәчеттә үзегез генә түгеллеген исегездән чыгармагыз, чөнки калганнарның хакларын үтәү — бурыч булып тора.
5. Мәчеттә начар исләр булмаска тиеш.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.): «Суган, яки сарымсак, яки чи суган ашаган кеше мәчеткә якын бармасын. Дөреслектә, ул кешеләргә нинди уңайсызлыклар тудырса, фәрештәләргә дә шундый ук уңайсызлыклар тудыра», — дип әйткән. Мөмкинлеге булган кешегә мәчеткә госелләнеп килергә, хушбуйлар кулланырга киңәш ителә. Җомгага госел алып килү сөннәт булып тора.
6. Мәчеткә кыска җиңле кием киеп бармау.
Мәчеткә барганда кием чиста булырга тиеш дип әйттек. Әмма җиңсез кием белән намаз уку, гомумән, мәкруһ санала.
7. Намаз укучы алдыннан үтмәү.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) намаз укучы алдыннан үтеп китүне тыйды. Кешенең алдында сүтрә (теләсә нинди бер предмет) булса, аның каршыннан үтеп китү рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.): «Әгәр намаз укучының алдыннан чыгучы моның нинди зур гөнаһ икәнен белсә, 40 вакыт көтеп торуны хәерлерәк күрер иде», — дигән. Хәдисне тапшыручылар: "Пәйгамбәрнең көнме, аймы, елмы, дип әйткәнен белмим«,— дип әйттеләр.
8. Җомга намазының хөтбәсе барышында тик утырырга, сөйләшмәскә.
Имам минбәргә менүгә, ә кайбер галимнәр фикере буенча, үзенең бүлмәсеннән яки намаз залында утырып торган урыныннан торуга, җомга намазы вакытында сөйләшүләр тукталырга тиеш. Хәтта имам Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) салаватлар әйткәндә дә, аларны эчтән генә әйтергә кирәк. «Телефоннан язышу сөйләшүгә керми инде ул», — дип, вәгазь барышында телефон кулланучыларны да күрергә мөмкин. Әмма телефон куллану шулай ук ярамый. Язышу — аралашуның бер төре икәнен онытмагыз.
9. Намазга соңга калган кеше намазга тыныч халәттә керешергә тиеш.
Имам намазны укыганда соңрак калып килгән кешегә, намаз укучыларның игътибарын читкә юнәлтмәс өчен, намазга ашыкмыйча килеп, калганнарга кушылырга тиеш.
12. Намаз залында артык тавыш чыгармаска.
Бүгенге көндә мәчетләр зур, иркен. Әмма, шуңа карамастан, сөйләшеп утыручы кешеләрне нәкъ намаз укыла торган залда күрергә мөмкин. Мөмкинлек булганда, башка залга чыгып утыру хәерле гамәл булачак.
13. Мәчет эчендә сәүдә, сату-алу эшләре алып бару катгый тыела.
Мәчеткә йөрүнең файдаларын санап бетергесез. Ул мөселман өммәтен берләштерүгә дә китерә, кешегә Аллаһының кунагы булып торуга мөмкинлек тә бирә, гыйлем алырга юллар ача. Ә фарыз гыйбадәтләр кылуны Пәйгамбәребез болай да мәчеттә башкарырга кушты, чөнки хәдистә мәчеттә укылган намаз өчен әҗер-савабы 27 тапкыр артык дип әйтелә. Шуңа күрә үзебезгә дә, калганнарга да Аллаһының күркәм кунаклары була алыр өчен, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев