Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Мәгърифәт мәркәзе» — нур чыганагы (фото)

Өч сәгатьтән артык барган экскурсия шулкадәр бай мәгълүматлы, кызыклы булды.

19нчы октябрь көнне без, Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбенең 8-9нчы сыйныф укучылары Балтач «Мәгърифәт мәркәзе»ндә экскурсиядә булдык.

Экскурсиянең иганәчесе — Нөнәгәр мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучысы, Комзавод авылы мәчетенең имам-хатибы Миннемуллин Рифат Гафиулла улы. 

«Мәгърифәт мәркәзе»нә килеп керүгә, ишек төбеннән үк безне ягымлы елмаюы белән Айгөл ханым каршы алды. Ул безне мәчетнең тарихы, эшчәнлеге белән таныштырды, гыйлем алуның нинди зур тырышлыклар аша бирелгәнлеген һәм аның, кеше ничә яшьтә булуга карамастан, бик кирәк икәнен төшендерде. Экскурсия барышында Айгөл ханым укучыларны мәчеттә эшләп килүче остаханә белән таныштырды. Бу остаханәдә ул татар хатын -кызларының милли бизәнү әйберләре: хәситә, күкрәкчә, сумка, беләзек һ.б. белән таныштырды, аларны ничек үз кулларың белән эшләү мөмкинлеген күрсәтте. 

Экскурсия мәчет эшендә эшләүче мәдрәсәдә дәвам итте. Айгөл ханым уку заллары, гыйлемнең кирәклеге турында сөйләде. Укучылар хәтта Мәккәдә булган намаз вакытының трансляциясен турыдан туры карау бәхетенә ирештеләр. 

Мәчет ашханәсендә мул өстәлләр артында тәмле итеп чәйләр эчкәч, балалар «Мәгърифәт мәркәзе»ндә урнашкан музейга юнәлделәр. Кечкенә генә залда урнашса да, музей искиткеч бай. Айгөл ханым балаларны язу тарихы, районыбызда урнашкан мәчетләр тарихы белән бик тәфсилләп таныштырды. Экскурсия заманча экраннар каршында табигатьнең могҗизалары турында фильм карау һәм заманча экраннардан уеннар уйнау белән тәмамланды. 

Өч сәгатьтән артык барган экскурсия шулкадәр бай мәгълүматлы, кызыклы булды. Безнең укучыларга шундый мөмкинлек тудырган өчен Рамил хәзрәт Бикбаевка, Рифат хәзрәт Миннемуллинга һәм Айгөл ханымга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Рәзинә Гыйльфанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев