Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Мазһар мулла” мәчете яңартылды (+фото)

"Мазһар мулла" исеме белән йөртелүче Сосна авылы мәчетендә төзекләндерү эшләре бару хакында хәбәр иткән идек.

1999 елда сафка тапшырылган әлеге иман йорты быел беренче мәртәбә яңарыш этабын узды. Биредә түбә калае, манараның тәрәзәләре алыштырылды һәм махсус утлар белән яктыртылды.

...Әлеге изге эшкә алынучы кеше - ул Тәнзилә апа Гатауллина була. Гомере буе төзелеш өлкәсендә эшләгән ханым соңгы елларда мәчеткә йөреп белем ала башлый һәм елдан-ел матурлыгын җуйган иман йортының эчке өлешенә ремонт ясап булмасмы дигән фикерен белдерә.
Тәнзилә ханымның әлеге тәкъдимен күпләр күтәреп ала. Шул уңайдан авылда җыелыш үткәрелеп, һәрбер йорттан берәр мең сум акча җыешырга дигән уртак нияткә киләләр һәм иң беренче эшне түбәдән башлыйлар. Авыл халкының хәләл көче белән тупланган акчаларны җыюда Мәүлия Зәйнуллина, Илфак Фәйзрахманов, Рафис Хәйруллиннарның тырышлыгы зур була.
Бертуган Мазһаровлар һәм Фәрит Зариповның төзекләндерү эшләре өчен махсус саллы ярдәм күрсәтүләрен һәм һәрчак авыл өчен куйган тырышлыкларын сосналылар рәхмәтле булып кабул итә. Эш барышында "Сосна" күмәк хуҗалыгы да зур терәк була. Шәхси эшмәкәр Венера Җәләева да изге эштән читтә калмый.
Ә төзелеш эшләрен башыннан ахырына кадәр бертуган Рафис, Эдуард, Раил Галләмовлар һәм Кариледән аларның иптәш егете башкарып чыга. Һәрбер эшне төгәллек һәм зур тырышлык белән башкара алар.
Материал алып кайтуда Искәндәр Зарипов белән Айрат Хафизовларның ярдәме зур була. Әлеге эшкә алынганчы ук мая туплап куючы Миннәхмәт Әюпов белән Фәткрахман Хәбибрахмановларны биредә олуг хөрмәт белән сөйлиләр. Алар туплаган сәдака акчалары зур этәргеч була, ә бүгенге көндә аларның дәвамчылары, мәчетнең яңа имамы Фәнил Закиров төзелеш эшләре икенче елга да уңышлы дәвам итсен өчен, бөтен көчен куя.
Тырышып хезмәт куйган, ярдәм иткән, биредә исемнәре әйтелмәгән һәркемгә авыл җирлеге башлыгы Рәис Садыйков олуг рәхмәтләрен ирештерә.

Быелгы эшләрнең нәтиҗәсе балкып утырган мәчеттә ачык чагылыш таба, Аллаһы боерса, икенче елга планлаштырылган эчке төзелеш эшләре дә уңышлы башкарылып, Аллаһ йорты күркәм үзгәреш кичерер. Изге гамәл кылудан читтә калмаган рәхимле бәндәләргә Аллаһының рәхмәте булсын.
Булат Сәйфетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250