Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөфти каршында хисап тоттык

Балтач үзәк мәчетендә үткән имамнар җыенында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та катнашты.

Ел азагында үткән бу җыен, башкаларыннан беркадәр үзгәрәк булып, биредә 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, имамнарыбызның, авыл мәхәлләләренең эшчәнлегенә бәя бирделәр.

“Таҗлы вирус” дини оешмалар, мәчетләр эшчәнлегенә дә беркадәр үзгәрешләр кертсә дә, шөкер, үзәктә һәм урыннарда да, тиешле саклык чаралары күрелеп, имамнарыбыз, абыстайларыбыз үзләренең вазифаларын тиешенчә үтәгән, белем һәм тәрбия бирү юнәлеше, дини йолаларыбыз: исем кушу, никах уку, соңгы юлга озату эшләре дә бу катлаулы вәзгыятьтә үз агымына куелмаган. Камил хәзрәт Сәмигуллин да Балтач районы мөхтәсибәте эшчәнлегенә югары бәя бирде, башкаларга һәр яктан үрнәк булып торуларын билгеләп үтте. Быел Җәлил хәзрәт Фазлыевның район мөхтәсибе булып эшли башлавына 30 ел тулды (бу хакта алдагы сәхифәбездә язган идек). Шушы еллар эчендә аның куйган олы хезмәтләре әлеге җыенда, Татарстан Диния нәзарәте һәм район хакимияте исеменнән дә, хаклы төстә, зурлап билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин