Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

"Мәгърифәт мәркәзе" ндә тегәргә өйрәнәләр

2011 елның көзендә Айгөл Бикбаева 10 кыз белән тегүчеләр курсы оештырганда бу эшне дәвамлы булыр дип уйламый да.

- Мин аны курс итеп түгел, сораган таныш- белешләрне өйрәтү өчен генә дип башлаган идем, - ди Айгөл. - Ел саен курслар беткәч, киләсе елга килүче булмас инде дип, тегү машиналарын майлап, чистартып, тартмаларга тутырып куям. Кышкы чорга керүгә, быел да өйрәт инде диләр дә, тагын шөгыльләнә башлыйбыз.

Быел гыйнвардан ундүрт кеше өйрәнәм дип килде. Иң яшенә унтугыз яшь, арабызда 60 яшьтән өлкән ике апа да бар. Башка авыллардан да киләләр. Быел мөмкинлекләр күбрәк,  грант отып, заманча машиналар алгач, өйрәнүчеләргә уңайлыклар артты.

Әлеге остаханә турында тулырак газетабыз битләреннән укырсыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәгърифәт мәркәзе Милли хәзинә остаханәсе