Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мин дә гөнаһлымы?

Иренә дога барып ирешмәвен аңлатырга тырышам

Минем дус кызым башка дин кешесенә кияүгә чыкты. Берникадәр вакыт бергә яшәгәч, ире фаҗигале төстә үлеп китте. Дус кызым намазга басты. Мин дә намазда. Коръәнне гарәпчә укырга өйрәндем. Дустым Коръән укыганнан соң һәрвакыт савабын әти-әнисе, әби-бабасы, туганнарына гына түгел, иренә дә багышларга куша. Мин, мөселман булмаганлыктан, иренә дога барып ирешмәвен аңлатырга тырышам. Әмма ул риза түгел: «Әйбәт яшәдек. Аңа да дога кылыйк», – ди. Дустым сүзен тыңлаган мин дә гөнаһлы буламмы инде?

Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

– Аллаһы Тәгалә бу дөньяда һәрбер кешегә вазифа һәм хак билгеләде. Кеше ислам динен кабул итү, мөселман булу белән аның мөселман хакы пәйда була. Ә мөселман хакы – вафат булгач, аны юу, аңа җеназа намазы уку һәм дә дога кылу. Әлбәттә, хакыйкатьтә кеше күңелендә ни бар икәнен без белмибез. Тышкы яктан мөселман сыйфатлары булып, ә күңелендә нәрсә икәне безгә билгеле түгел. Яки тышкы яктан кеше мөселман түгел, ислам динен кабул итмәгән, әмма вафат булганда аның күңелен без шулай ук белмибез, бәлки иман китергәндер. Шуңа күрә кеше дога кылган вакытта, гомуми рәвештә әти-әниемнең һәм вафат булган барлык мөселманнарның гөнаһын ярлыка дип дога кыла икән, Аллаһы Тәгалә каршында мөселман булып киткән бөтен кешегә дә дога ирешә. Димәк, сезнең очракта доганы исемләп атамыйча гомуми кылу кирәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау-җавап