Мин сезнең Раббыгыз түгелме?
Адәмнең гомере ахырына якынлашкач, аның янына үлем фәрештәсе килгәч, Адәм аңа: «Минем кырык елым бар түгелме соң әле?», — диде. Аңа: «Син кырык елыңны улың Даудка бирдең түгелмени?», — диде.
Коръәндә бер кызыклы аять бар. Бу аятьтә без кешеләр дөньяга килгәнче үк, Аллаһны бердәнбер Раббыбыз дип таныганбыз һәм таныклык кылганбыз. Бу хакта Аллаһ әйтә: «Һәм менә Раббың Адәм балаларыннан, аларның аркаларыннан нәселләрен чыгарды һәм аларны үз-үзләренә шаһит тотты: „Мин сезнең Раббыгыз түгелме?“ — дип. Алар исә: „Әлбәттә! Без шаһитлык итәбез“ — диделәр. [Аллаһ аны] Кыямәт көнендә сез: „Без моннан гафил идек“, — дип әйтмәвегез өчен [эшләде]. Яки: „Моннан элек аталарыбыз ширек кылган. Без бит алардан соң килгән [аларга ияргән] буынбыз.
Инде хәзер Син ялганга бирелгән кешеләрнең кылган нәрсәләре аркасында безне һәлак итәрсеңмени?“ — дип әйтмәвегез өчен. Без аятьләрне әнә шулай аңлатабыз. Бәлки, алар [өндәү һәм кисәтүләргә колак салырлар һәм бозыклыкка ияреп, ширеккә төшүдән] кайтырлар». (әл-Әгъраф сүрәсе: 172-174).
Аллаһ Адәмне җиргә иңдергәч, аның аркасыннан һәм аның нәселенең аркаларыннан барлык җиргә киләчәк кешеләрне чыгарды. Адәмнән алып соңгы туачак кешегә кадәр барысын да чыгарды һәм аларны бер мәйданга тезеп бастырды. Без барыбыз да шунда булдык. Безнең анда җаннырыбыз гына булганмы, әллә тәннәребез белән булганбызмы, бу бәхәскә керәсем килми һәм бу шул кадәр мөһим дә түгел. Иң мөһиме без барыбыз да шунда булганбыз һәм: «Аллаһ безнең Раббыбыз, без моңа шаһитлек итәбез», — дип әйткәнбез.
Адәм балалары җиргә килгәнче, бу аларның беренче җыелулары булды. Икенче җыелулары Кыямәт көнендә булачак. Адәм балаларының дөньяга килгәнче үк, Аллаһ Адәмнең аркасыннан аның нәселен чыгарганы хакында хәдисләрдә дә килә. Әбү Һурайра (р. г.) килгән хәдистә Аллаһның рәсүле (с. г. в.) әйтте: «Аллаһ Адәмне бар кылгач, аның аркасыннан Кыямәт көненә кадәр җиргә киләчәк аның нәселен чыгарды һәм аларның барысын да Адәмнең күз алдына китереп бастырды. Шунда Адәм: „Йә Раббым! Болар кемнәр“, — дип сорау бирде. Аңа: „Болар синең нәселең“, — дигән җавап килде. Шулар арасыннан ул бер нурлы йөзле кешегә игътибар итте һәм:
— Йә Раббым! Бу кем? — дип сорады.
— Бу синең нәселеңнән булучы, ахыргы өммәтләрдән килүче Дауд исемле бер ирдер», — дигән җавап килә. Ул кабаттан:
— Йә Раббым! Син аңа күпме гомер бирдең? — дип сорый.
— Алтмыш ел — дип җавап бирә Раббысы
— Йә Раббым! Минем гомеремнән алып аңа кырык елны өстә, — диде.
Адәмнең гомере ахырына якынлашкач, аның янына үлем фәрештәсе килгәч, Адәм аңа: «Минем кырык елым бар түгелме соң әле?», — диде. Аңа: «Син кырык елыңны улың Даудка бирдең түгелмени?», — диде. Шунда Адәм тарткалаша башлады һәм аның балалары да тарткалашучан булдылар, Адәм онытты һәм аның балалары да онытучан булдылар. (Хәдисне Тирмизи китерә). Икенче хәдистә Адәм үзенең аркасыннан чыгарылган балалары алдына китерелеп куелгач, ул аларның кайберләре бай, кайберләре фәкыйрь, кайберләре чирле, кайберләре сәламәт, кайберләре көчсез, кайберләре гыйззәтле икәнен күрде һәм: «Әй Раббым! Нигә соң Син аларны тигез итмәдең?», — дип әйтте. Ул аңа: «Миңа шөкерле булсыннар өчен», — дип җавап бирде.
Киләсе хәдистә Пәйгамбәребез әйтә: «Аллаһ Адәмне бар кылгач, аның аркасыннан аның нәселен чыгарды һәм: «Болар җәннәт әһелләре эшләрен эшләрләр һәм җәннәткә керерләр», — диде. Шуннан соң аның аркасыннан икенче төркем нәселен чыгарыр һәм: «Болар җәһәннәм әһелләре эшләрен эшләрләр һәм җәһәннәмгә керерләр», — дип әйтте.
Фитра
Без кешеләр барыбыз да бу җыелышта Раббыбызны таныдык һәм Аңа буйсынырга сүз бирдек. Тик без беребез дә бу хәлне әлбәттә хәтерләмибез. Әмма шул сәбәпле һәр кеше бу дөньяга фитра белән килә. Ягъни, Раббысын таныган хәлдә, пакъ күңел белән килә. Шушы фитрасында аның Раббысы тарафыннан салынган вөҗданы (совесть) бар һәм гомуми кешелек әхләк сыйфатлары да аңа Раббысыннан салынган. Аңа беркем әйтмәсә дә ул урлауны, зина кылуны, хыянәт кылуны, кеше үтерүне ярамаганын белә.
Ул яхшылыкны һәм начарлыкны аңлый. Аның күңеле яхшылыкка, гаделлеккә тартыла һәм начарлыкка карыша. Хәтта кеше начарлык кылса да, әйтик урласа да яки хыянәт кылса да яки үтерсә, ул күңеленнән барыбер боларның начар эшләр икәнен аңлый.
Шундый мисал китерелә. Мәсәлән, балалар мәйдан-чыгында бер кечкенә кыз бала атынчыкта атына. Һәм бер зуррак малай килеп аны атынчыктан этеп төшерә. Кыз бала егылып төшә һәм елый. Шул вакытта без нишлибез, әлбәттә бу малайны сүгәбез һәм шелтәлибез, шулай бит? Менә бу безгә салынган фитраның күренеше. Безгә беркем дә бу малайның начар эшли дип өйрәтмәде. Әмма без күңел белән аңладык бу малайның дөрес эшләмәгәнен. Бу безнең фитрадан килә. Яки, шундый әйтем бар: «Окопта атеистлар юк», — дигән. Ишеткәнебез бардыр бу сүзне. Әйтик кеше Раббысын танымаска тәрбияләнсә дә, куркыныч чакларда аның әлеге фитрасы уяна һәм үзе дә сизмәстән: «Раббым, Ходаем коткар», — дип әйтеп куя.
Әмма бозык тәрбия сәбәпле бу пакъ фитраны өлешчә яки бөтенләй дә юкка чыгарып кешене бозарга була. Хәтта кеше түбәннәрнең-түбәненә, хайваннар да эшләмәгән нәрсәләрне эшләргә мөмкин. Абу Һурайра китергән хәдистә Аллаһның рәсүле әйтте: «Һәр бала да дөньяга фитра белән туа. Тик аның ата-анасы аннан яһүди, насара яки утка табынучы мәҗүси ясый. Шуның кебек һәрбер хайван да дөньяга сәламәт әгъзалар белән килә. Сезнең берәрегез хайваннарның кисек әгъзалы бала тудыганын күргәнегез булдымы?». Шуннан соң Абу Һурайра аять укыды: «Аллаһ кешеләрне фитра белән бар кылды, Аллаһның яралтуына [каршы кылыначак] бернинди үзгәртү булмас.». (Рум сүрәсе: 30). (Хәдисне Бухари һәм Мөслим китерәләр).
Икенче хәдистә, Гыйәд ибну Химара китергән хәдистә, Пәйгамбәр(с. г. в.) Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен китерә: «Мин Үземнең колларымны хәнифләр (бер Раббыларын танучы) итеп бар кылдым. Шуннан соң шайтаннар алар янына килеп, аларны диннәреннән читләштерделәр. Мин рөхсәт иткәнне алар хәләл иттеләр һәм Минем белән башка ялган иляһларга табынырга куштылар, моңа бер нинди дә дәлил булмыйча». (Мөслим).
Шуннан соң, кешеләрнең фитрасы бозылгач, Аллаһ аларга рәсүлләр җибәреп торды. Шушы рәсүлләр кешеләрне, Аллаһ аларны бар кылган фитрага чакырдылар. «Без һәр өммәткә рәсүл җибәрдек: » Бер Аллаһка гына табыныгыз һәм тагутка [потларга] табынудан читләшегез", — дип" (ән-Нәхел сүрәсе: 36). Бу рәсүлләр һәм пәйгамбәрләр кешеләрнең фитрасына салынган нәрсәләргә чакырдылар. Алар кешеләрнең фиртасын уятырга тырыштылар. Кемнәр аларга иман китерде, алар үзләренең фитраларын тагын да ныгыттылар һәм үстерделәр.
Икенче аңлатма
Коръәнне тәфсир кылучы-ларның кайберләре: «Мин сезнең Раббыгыз түгелме?» —дип. Алар исә: «Әлбәттә! Без шаһитлык итәбез», — дигән аяткә башка аңлатма да бирделәр. Алар фикеренчә, Аллаһ кеше белән, аның гомере буе тормыш теле белән сөйләшә. Аллаһ кешегә төрле вакыйгалар, могҗизалар, гаҗәеп хәлләр аркылы: «Мин сезнең Раббыгыз түгелме?» — дип Үзенең барлыгын, рәхмәтен, кодрәтен күрсәтә. Һәм кеше күңеленнән Раббысын, Аның рәхмәтен, ярдәмен таный. Шунан соң ул Раббысына шөкерле булып, Аны бөекләп яши башлый, яки Раббысын онытып, элекке тормышы белән яшәвен дәвам итә. Раббысы аны соңгы мизгелгә кадәр, соңгы сулышын сулаганчыга кадәр тәүбәсен, Раббысына кайтканын көтә. Пәйгамбәребез әйтте: «Аллаһ кешенең вакытын кичектереп, ул алтмышка җиткәнчегә кадәр, аңа аклану өчен вакыт бирә». (Бохари). Галимнәр әйтүенчә, Аллаһ кешегә шушы вакыттан соң аклану өчен мөмкинлек калдырмый. Ул аңа моңа кадәр күп вакытлар биреп килде. Раббысы янына кайткач, Ул аңа акланырга мөмкинлек тә бирмәс. Алтмышка җиткән кеше инде күпне күргән, хикмәт, тәҗрибә тулаган кеше. Яшьлек, көчле чаклар инде узган, тормыштан аласы инде алынган уйланырга һәм Раббысына кайтырга инде күптән вакыт аңа.
Ни өчен?
Һәм ахырдан Аллаһның бездән ни өчен: «Мин сезнең Раббыгыз түгелме?» — дип шәһадәт алды соң? Җавабы аятьтә үк әйтелә: «Без моннан гафил идек», — дип әйтмәвегез өчен [эшләде]. Яки: «Моннан элек аталарыбыз ширек кылган. Без бит алардан соң килгән [аларга ияргән] буынбыз. Инде хәзер Син ялганга бирелгән кешеләрнең кылган нәрсәләре аркасында безне һәлак итәрсеңмени?» — дип әйтмәвегез өчен", —диде. Ягъни Кыямәт көнендә без Раббыбыз каршына баскач кылган бозыклыкларыбыз өчен акланып тормас өчен. Шушы шәһадәт сәбәпле без дөньяга фитра белән, Раббыбызны бердәнбер бөек Зат дип таныган хәлдә килдек. Әмма кеше моны белә торып, Раббысын калдырып башка нәрсәгә баш иеп, Аңа хыянәт кылды. Яки кеше, аңа салынган фитрасыннан эшләгән явызлыкларын ярамаганын белде, әмма нәфесенә бирелеп аларны эшләде ул. Менә боларга Раббылары каршында аклану булмас.
Марат Сәйфетдинов,
Балтач Үзәк мәчете имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев