Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Молодец!” түгел, “Рәхмәт!”

Кыз баладан хатын-кыз тәрбияләү турында

Кеше илаһи көчнең барлыгын аңлаган мизгелдән тәрбияле була.

* Кыз баланы тәрбияләүне сабый туганчы ук башларга кирәк. Хатын-кыз үзе кебек йомшак күңелле, дәрәҗәле кешене дөньяга китерәсен белеп, музыка, кирәкле китаплар, матур фикерләр белән туачак баланы тәрбияләп торса яхшы (Исламда “карын тәрбиясе” дигән төшенчә бар. Булачак ана куркыныч, ямьсез әйберләр карамаганда, начар гадәтләрдән тыелганда, хәләл ризыклар белән тукланганда, вәгазьләр тыңлаганда, намазларын укыганда бала тәрбия ала. – М.Х.).

* Фигура бозыла дип, кайбер аналар сабыйларны имезгәндә кибет сөтен, смесьләрне куллана башлый. Ана сөте белән күчәсе ананың характеры да, иммунитет та, башкасы да күчмичә кала (Аллаһы Тәгалә дә: “Бала тугач, ике ел имезегез”, – ди. – М.Х.). Сөт беткәнче имезгән аналар таза була, баланың да характеры нык, сәламәтлеге көчле була.

* Балага теле ачылгач ук “бисмилла” әйтергә өйрәтергә кирәк. Бу бер дә кыен эш түгел, ә файдасы бик зур. Һәр эшне “бисмилла”дан башласаң, ул бөтенләй башкача бара. Мисал өчен, бала ашарга тотынганда ул болай гына эшкә тотынмасын, нәрсәдер ашаячагын белеп, ни өчен әлеге азыкның үзенә кирәк булуын белеп тотынсын. “Бисмилла” әйтеп куйгач, эшләгәнеңне аңлап, тоеп эшлисең, шуңа һәр гамәлнең рәхәте ачыла.

* Бала берәр нәрсәне булдырып эшләсә, “Молодец!” дип әйтеп куялар. “Молодец!” түгел, “Рәхмәт!” дияргә кирәк. Гел “молодец!” дип торгач, бала шул “молодец!”ка гына ияләшә, рәхмәт әйтә белми. “Молодец!” белән “рәхмәт!” – икесе ике зурлыкта. Сабыйны рәхмәтле булырга өйрәтергә кирәк.

* Кыз кешене хатын-кыз буларак тәрбияләргә кирәк. Мәктәптә әхлак дәресләре кызлар һәм малайлар өчен аерым иде (Пәйгамбәребез гаиләдә кыз һәм ир бала булган очракта, аларны җиде яшьтән соң бергә яткырмаска куша. Ислам динендә кызлар белән егетләр аерым дәрес ала. – М.Х.). Мондый дәресләрдә хатын-кыз әхлагын аңлатып бирергә, кызларны дөньяны ямьләүче, матурлыкны тудыручы хатын-кыз итеп тәрбияләргә кирәк.

* Кыз баланы сабый чактан ук аш бүлмәсен, савыт-сабаны чисталыкта тотарга өйрәтү яхшы.

* Чәч аерым игътибар сорый. Безнең биткә бер чәч бөртеге асылынып төшсә дә, әбиләр күзең бозыла, шул чәч аша карарга өйрәнәсең, чынлап кешене күрмисең, дип өйрәтәләр иде. Хәзер чәчне тузгытып йөрү бигрәк тәртипсез рәвеш алды. Ризыктан чәч бөртеге чыкса – бу бик авыр фаҗига. Ашауны әзерләүчегә дә, ашаучыга да бик кыен булачак. Ашау әзерләгәндә чәчләрне яулык астына яшерү зарур дибез.

* Намазның һәр элементы – организмга чыныгу өчен тәрбия. Моны да аңлатырга кирәктер. Намаз укыганда башкарган һәр хәрәкәт безнең организмның үзенчәлекләрен истә тота. Аннан соң намаз укырга ният кылганда ук барлык уйларыңны алып ташлыйсың. Ул вакытта югалган оек турында уйлап торып булмый инде. Шуңа намаз савыктыра.

* Мин әби тәрбиясендә үстем. Ул самавырның тәлинкәсенә булса да, бәрәңгеләрне түгәрәкләп утырта иде дә, әбиләрне чәйгә дәшә иде. Алар сөйләшәләр, ә арасында берсе: “менә, ә!”, “менә син, ә!”, – дип кабатлап утыра иде. Мине дә әби үзләре янына утыртып куйган иде. Әбидән теге әби сөйләшә белми мәллә дип сорадым. “Кызым, алар мулла нәселеннән, ул әбиең – чын абыстай, шуңа кирәкмәгәнен сөйләшми”, – диде ул. Бу очрак минем өчен үрнәк булды. Артыграк сөйли башласам, иптәшем Бакый әфәнде дә: “Абыстайны оныттың мәллә?” – дип көлеп куя иде.

* Матурлыкның – хатын-кызның якты чырайлы, яхшы күңелле булуында, кешеләрне гаепләмәвендә, үз гаебен тануында икәнлеген аңлатырга кирәк.

* Кыз балага карата каты бәгырьле булырга, аңа “тиеш” дип әйтергә һич ярамый, алайса ул шуңа өйрәнә. Кыз кешене мәрхәмәтле әни итеп тәрбияләргә кирәк. Анда гаиләне җылыта алырлык җылылык тәрбияләнә. Ул барлык ир затларын эшкә илһамландырсын, сүзсез өндәсен. Гаиләдә баш кеше ир-ат, аның урынына дәгъва кылмасын. Сабыр, киң күңелле булсын, сукранмасын, зарланмасын. Гаилә башлыгын, улларын, кызларын дөньяны яратырга өйрәтүче, яшәүнең тәмен аңлатучы – әни кеше. Кыз баладан бөек ана тәрбияләргә кирәк.

Мәгариф ветераны сөйләгәннәрне            М.ХАЛИКОВА язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия